муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
| Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
| E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
| Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
Мәктәп яны бакчабыз
Опубликовано: 28.08.2013
Мәктәп яны бакчабыз
Балалар өчен көтеп алынган җәйге ял җитте.Укулар бетте, дәрес хәзерлисе юк ,ял итәсе дә ял итәсе. Ә укучыларның җәйге ялын дөрес оештыру зур әһәмияткә ия. Һәр мәктәпнең үз участогы бар .Участок һәрь яктан койма белән әйләндереп алынган, мәктәп тирәсенә агачлар,куаклар утыртылган ,чәчәклекләр тезелеп киткән.
Әйе ,”Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән халык мәкалендәге кебек, кайсы мәктәпнең ничек эшләвен һәм биредәге укучы, укытучыларның уңган- булганлык ларын аның тирә - ягыннан ук күрергә мөмкин . Нинди генә чәчәкләр юк монда. Егетләр һәм кызлар биредә үз вазифаларын беләләр: кызлар чәчәк араларын чүп үләннәреннән арындырсалар, су сибсәләр ,егетләр исә су ташып, кирәкле җирләрне казып, эшкәртеп тора. Орлыкларны чәчү,үсемлекләрне үстерү һәм аларны күчереп утырту, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү,чүп үләннәренә каршы көрәшү ,агач- куакларны тәртиптә тоту,мәктәп яны участогын чистартып тору –боларның барсын да укучылар башкара .
5-11 сыйныф укучылары җәйге каникул чорында мәктәп яны участогында хезмәт чыныгуы алалар. Ә уз хезмәтеңнең җимешен күрү - үзе бер бәхет. Шундый матурлыкны булдырган,чисталыкны саклаган укучыларга,укытучыларга бик зур рәхмәт.
К списку новостей












