• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт
Телефон: +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13
E-Mail: Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ "СОШ №4"
Руководитель: Асаинов Айрат Абдулхаевич
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 807 учащихся / укучы
У нас учат: 47 учителя / укытучы

Новости школы №4

Күңелләрдә калган очрашу

Опубликовано: 24.12.2013

                                                                                   Гамьле затның гына була

                                                                                   Халкына әйтер сүзе,

                                                                                   Дөнья буйлап атлаганда

                                                                                   Уелып кала эзе.

   Яр Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәбендә әнә шундый олуг зат, күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар береле әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм “Кояшлы иҗат өчен” халыкара бүләкләр иясе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин белән очрашу булып узды.

   Бәйрәмне күп еллардан бирле мәктәп китапханәсен җитәкләп килүче бай тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре Власова Роза Дәүләтгәрәй кызы оештырды. Кичәдә балалар шагыйре, Татарстанның атказанган укытучысы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, район советы депутаты, талантлы шәхес Мөҗәһит Әхмәтҗанов, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Мөхәммәт Мирза, “Көмеш кыңгырау” газетасы битләрендә яктыртылган шигырьләре аша безгә бик таныш булган талантлы шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, күренекле язучысы Рәшит Бәшәр, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева, шәһәр башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең милли белем һәм тәрбия секторы мөдире Миначёва Наилә Гадел кызы,шәһәребез китапханәчеләре  катнашты.

    Бәйрәмнең иң могҗизалы өлеше язучыгы видео аша җиткерелгән сәлам хатлары булгандыр, мөгаен. Хатлар аша Мөҗәһит абый, Факил Сафинның якын дусты Фоат Садриев, авторның якташлары РОНО методисты Рәмилә Идрис кызы Дәүләтова, Роза һәм Илгиз Низамовлар үзләренең  җылы теләкләрен юлладылар. Хатлар Факил абыйны  балачак һәм яшьлек елларына алып кайткандыр, күңел түрендә сакланган якты хатирәләрне яңарткандыр. Видеотасманы, язучының туган төбәгенә барып, Роза  Дәүләтгәрәй кызы үзе әзерләгән иде.

     Менә шундый очрашу-бәйрәмнәр мәктәпләрдә ешрак булсын иде. Татар дөньясы, татар мәдәнияте һәм зыялылары белән танышу, ана телен тирәнтен өйрәнү өчен  бик кирәк алар.

                                                                               Маннапова Роза

                                                                              3Б сыйныфы җитәкчесе

 



К списку новостей