муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №4»/Яр Чаллы шәһәренең «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423803, г. Набережные Челны, ул. Хади Такташа, д. 35 / Яр Чаллы шәһәре, Һади Такташ урамы, 35 йорт |
| Телефон: | +7(855)-246-55-02;+7(855)-246-56-28;+7(855)-246-56-13 |
| E-Mail: | Основной: S4.Nc@tatar.ru; Запасной sch4_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "СОШ №4" |
| Руководитель: | Асаинов Айрат Абдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 807 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 47 учителя / укытучы |
Новости школы №4
“Татар малае – 2014”
Опубликовано: 28.01.2014
Яр Чаллы шәһәренең “14 санлы балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә” “Татар малае” шәһәр программасы эшләп килә. Бу программада укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Татар малае” шәһәр программасы сәнгать, җыр-бию яратучы 5-8 нче сыйныф укучыларын туплады. Бу программа мәктәп балаларын милләткә, телгә тугрылыклы, әхлакый тәрбиядә үсү бурычларын үз эченә ала.
“Татар малае – 2014” шәһәр программасы 4нче мәктәп бинасында 27 гыйнвар көнне старт алды. Анда Комсомол районы мәктәп укучылары спорт чарасында катнашты. Монда 1, 2, 3, 4, 7, 8, 9, 12, 20, 21, 81 мәктәп укучылары катнашты.
Балалар спорт чарасында катнашкан арада программа җитәкчесе, 4нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айдар Сәфәргалин укытучылар белән программа буенча сорауларны карап уздылар.
Алда Үзәк, Автозавод районнарында спорт чаралары көтә. Һәрбер район катнашучылары югары уку йортларына экскурсияга баралар. 19, 20, 21 февраль көннәрендә район финал турлары узачак. Алар 2нче гимназия, 58 мәктәп һәм 52 мәктәп биналарында үтәчәк. Районнарда 1, 2, 3 урын алган малайлар апрель аенда узачак шәһәр финалында катнашачак.
К списку новостей












