Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru;sch52_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
«Ел укучысы-2017» бәйгесе (Ученик года -2017) 04.02.2017

2 нче февраль көнне мәктәбебездә “Ел укучысы” шәһәркүләм бәйгесенең мәктәп туры үтте. Бәйгедә барлыгы: 21 укучы катнашты. 3-5 сыйныфлар арасында җиңүче - Садрисламова Регина, 6-8 сыйныфлар арасында – Неровная Валерия, 9-11 сыйныфлар арасында - Бахтиарова Аделия. Аларны мәктәптә җиңүләре белән котлыйбыз. Шәһәркүләм бәйгедә зур уңышлар телибез.
-
Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар 02.02.2017

27 нче гыйнвар көнне Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары булып узды. 52 нче мәктәп китапханә активистлары Республикакүләм чарада катнашып китапханәче Нуретдинова И.К әзерләгән сценарии буенча Риза Фәхреддиннең “Әсма яки гамәл вә җаза” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр.
-
"Текә-борычлар" булдырдыгыз! 01.02.2017

31 нче январь көнне "Текә- борычлар" КВН командасы уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Афәрин!!!
-
27 нче гыйнвар - Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары 19.01.2017

52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 27 нче гыйнвар көнне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырыла. Педагогик уку Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Яр Чаллы педагогия университеты белән берлектә уздырыла. Педагогик укуларга республиканың төрле төбәкләреннән 335 эш кабул ителде. Бүгенге көндә Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре тарафыннан эшләрне финалга сайлап алу өлеше бара һәм җиңүчеләр ачыклана. Педагогик укулар пленар өлеш белән сәгать 10.00дә башланып китәчәк. Анда Р.Фәхреддин мирасын өйрәнүче профессор, филология фәннәре докторы Минегулов Хатип Йосып улы һәм Алабуга, Яр Чаллы галимнәренең чыгыш ясаулары көтелә. Соңыннан укытучыларыбыз тарафыннан мастер-класслар күрсәтеләчәк һәм эшчәнлек 4 секциядә дәвам итәчәк. Р.Фәхреддин иҗатына битараф булмаган милләттәшләребезне оештырылачак чарада көтеп калабыз. Җаваплы - Багаутдинова Дания Васил кызы, 52 нче мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары.
-
Экскурсия в технический колледж 18.01.2017

17 января учащиеся 9-х классов ходили на экскурсию ГАПОУ «Технический колледж им. В.Д. Поташова», который одно из первых учебных заведений города Набережные Челны, основанное для подготовки профессиональных кадров для КАМАЗа.
-
“Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм фестивал-акциясе 12.01.2017

2017 елның 6 нчы гыйнварында 10.00, 13.00, сәгатьләрдә , 10,10 нче гыйнварында 14.00 сәгатьтә “15 нче санлы Балалар иҗат йорты”ның милли мәдәният бүлегендә “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм фестивал-акция кысаларында узучы 4 нче туры үтте. “Теле барның – иле бар!” дип аталган фестиваль формасында узды, безнең мәктәп укучылары - беренче дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе - Мозаффарова Д.Я. Афәрин!!! Булдырдыгыз!!!
-
ЯҢА ЕЛ - 2017 15.12.2016

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕН ҮТКӘРҮ ЧЕЛТӘРЕ
Сыйныф
Көне,вакыты
Бәйрәм исеме
Җаваплы укытучы
1а,1б,1в
20 нче декабрь
10.00-12.00
“Хуш киләсең, Яңа ел!”
Хөснетдинова М.М., Хуҗиәхмәтова Р.Җ.,
Фәтхуллина З.Н.
2а,2б,2в,2г
20 нче декабрь
12.30-14.30
“Әкияттә кунакта”
Мозафарова Д.Я,
Габидуллина Ф.Р.,
Садриева Г.Н.,
Хәйруллина Г.И.
3а,3б,3в,3г
22 нче декабрь
10.00-12.00
“Хуш киләсең, Яңа ел!”
Яковлева М.П.,
Хәмзина М.Д.,
Самерханова А.Ф.,
Солтанова Г.Ф.
4а,4б,4в,5а,5б
22 нче декабрь
12.30-14.30
“Кыш бабайда кунакта”
Ишинбаева Н.Г.,
Пучинина Г.И.,
Мирзагитова М.Р.,
Нургалиева Ф.Р.,
Закирова Р.Г.
6а,6б,7а,7б
22 нче декабрь
15.00-17.00
“Бәйрәм белән!”
Волкова Г.Н,
Юнусов М.М.,
Хамматуллина Д.Г.,
Гараева Г.А.
8а,8б,9а,9б,10а
24 нче декабрь
16.00-18.00
“Безнең белән күңелле!”
Хаметханова Ә.М.,
Нургалиева Э.Ф.,
Гарипова Ф.М.,
Вәлиева М.Р.,
Дердизова К.Ю.
Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен! -
Инвалидлар декадасы 08.12.2016

1 – 10 декабрьдә шәһәребездә инвалидлар декадасы үткәрелә.Шул уңайдан мәктәбебездә дә бик күп чаралар үткәрелә.Бүген хәйрия ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә бөтен мәктәп укучылары да катнашты. Җыелган акчага мәктәптә укучы инвалид балаларга бүләкләр алыначак.
-
27 ноября, День матери - Әниләр көне 26.11.2016

В этот особый праздник всех матерей поздравляем. Пусть ваши глаза сегодня светятся по особому – от радости, от счастью, от любви. И душой, чтобы смогли почувствовать ту искреннюю теплоту, которую дети сегодня дарят матерям.
-
“Мәйдан” журналының 15 еллыгына багышланган чара 21.11.2016

18нче ноябрь 52нче мәктәптә “Мәйдан” журналының 15 еллыгына багышланган чара узды. Чараны мәктәп китапханәчесе Нуретдинова Илфания Камил кызы оештырды. Укытучылары Хамзина Миләүшә Данил кызы үзенең 3б сыйныф укучылары белән мәктәп китапханәсендә элеккеге елларда чыккан журнал саннары белән дә таныштылар.Аерым иҗат кешеләренә багышланган саннар, балалар өчен булган рубрикалар укучыларда аеруча кызыксыну уятты.












