• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9
Телефон: +7(855)-536-53-06
E-Mail: mdou64nk@gmail.com
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ
Руководитель: Мирхазова Нурзия Рашитовна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 195
У нас учат: 28

Перспектив план – “Идел буе –имин йөрт”

 

Мәктәпкә әзерлек төркемендә толерантлык тәрбияләү буенча

перспектив план – “Идел буе –имин йөрт”

 

Тема. Максат.

Тема. Максат.

Бүлек

“Рәсәй башкаласы- Мәскәү”.

Балаларда гражданлык хисе, икетеллелек тәрбияләү. Рус халкының милли үзәнчелекләре белән кызыксыну уяту. Балаларның сөйләм телен үстерү. Балаларны картиналар буенча Мәскәү шәһәре, аның истәлекле урыннары белән таныштыру.

“Башкортостан Республикасына сәяхәт”.

Балаларда дуслык, толерантлык хисләре тәрбияләү. Күрше Башкортостан Республикасы халкының тарихы, милли киемнәре, башкорт җиренең байлыклары белән  таныштыру. Башкортостан халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыз иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

Эш төрләре

Карта буенча әңгәмә. Мәскәү шәһәре турында әңгәмә. “Мәскәүдә Кызыл мәйдан” картинасын карау. Картина буенча хикәя төзү.

Өфе каласы турында әңгәмә (карта, Интернет буенча). “Өфе каласы ни өчен матур” җырын тыңлау. Башкорт халкының милли киемнәрен карау.  

Әдәбият

 “Яхшы бел” Ш.Маннур “Иң матур сүз”-уку китабы, 219 бит

Рус халык әкиятләре “Казлар –аккошлар”,  “Саран поп белән хезмәтче” –“Алтын алма”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, Разил Вәлиев тәрҗемәсе

 

З.Бишиева “Башкорт теле”, М.Гафури “Эш һәм белем”, Р.Гарипов “Башкортостан”, М.Кәрим “Балага”, М.Гали “Көз килде”, М.Кәрим “Үрдәк белән тавык”. Башкорт халык әкиятләре -  “Ялкау кыз”, “Аю һәм бал кортлары”

Мәкаль –әйтемнәр

“Дуслык авырлык килгәндә сынала” – рус халык мәкале.

“Туганлык белән дуслык – иң зур байлык”

“Идел суы – тирән ул, ил эчкәннән кимемәс”, “Бергәлектә – бәрәкәт, таркаулыкта – хәлакәт”, “Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс”- башкорт халык мәкальләре

Уеннар

“Казлар –аккошлар”, “Мәче һәм тычканнар”. “СССР халык уеннары”-12 бит

  “Бакры бүкән”.

 “СССР халык уеннары”-38бит

Интегральләштерү

Әкиятләр, әйтемнәр, санамышлар сөйләу, өйрәнү.

Рус халык җырларын тыңлау. Рус халык уенчыкларыннан күргәзмә оештыру.

 

Хәрәкәтле уеннар уйнау. Мәкаль –әйтемнәр белән танышу. Башкорт җырларын тыңлау.

 

 

 

Тема. Максат.

Тема. Максат.

бүлек

 “Мари Республикасы  буенча сәяхәт”.

Балаларда халыкара дуслык тәрбияләү.  Балаларның сөйләм телен үстерү. Күрше Мари Республикасы, аның байлыклары, милли киемнәре белән  таныштыру. Мари халкының,  авыз иҗаты белән таныштыру.

“Чувашстан”.

Балаларда дуслык, бердәмлек хисләре уяту, үзара дустанә  тәрбияләү. Эстетик күзаллауларын үстерү. Балаларны күрше  республика  халыклары белән таныштыруны дәвам итү:  чуваш милли киемнәре, авыз иҗаты белән таныштыру.

 

Эш төрләре

Карта буенча әңгәмә. Мари халкының милли киемнәрен карау.   Милли орнаментлары белән таныштыру. Халык музыкасын тыңлау.

Карта буенча әңгәмә. Чуваш халкының милли киемнәрен карау.   Милли орнаментлары белән милли киемнәрен бизәү. Матурлыкка соклану.

Әдәбият

 Хәйлә белән акыл” мари халык әкияте–“Алтын алма”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, Разил Вәлиев тәрҗемәсе

 

“Ана белән бала” чуваш халык әкияте–“Алтын алма”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, Разил Вәлиев тәрҗемәсе

 

Мәкаль -әйтемнәр

“Дустын булмаса –булдыр, булгач –югалта күрмә”.

“Үз бакчаңдагы ташны кешенекенә атма”.

“Үз халкыңны яратсаң – халкың сине яратыр”.

“Күп тә бетә, аз да бетә, бердәмлеккә ни җитә”,

“Кояш җылысы һәркемгә дә җитә” - чуваш халык мәкальләре.

Уеннар

 

“Биләш”, “Мәче һәм тычканнар”. “СССР халык уеннары”-61 бит

“Ай һәм кояш”, “Сезгә кем?”,”Балыклар”.

 “СССР халык уеннары”-89бит

Интегральләштерү

Хәрәкәтле уеннар уйнау. Әкиятләр, әйтемнәр сөйләу.

Мари халык музыкасын тыңлау (аудиоязма).  

 

 

Хәрәкәтле уеннар уйнау. Мәкаль –әйтемнәр белән танышу. Милли орнаментлары белән милли киемнәрен бизәү. Әкиятләр сөйләу.

 

 

 

 

 

 

Тема. Максат.

Тема. Максат.

бүлек

 “Мордва Республикасы  буенча сәяхәт”.

Балаларда толерантлык тәрбияләү.  Балаларның сөйләм телен үстерү, күзаллауларын киңәйтү.  Балаларны Мордва Республикасының халкы, милли киемнәре белән  таныштыру. Төрле халкы авыз иҗаты белән таныштыру.

“Удмурт Республикасы  буенча сәяхәт”.

Балаларда дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү. Балаларны күрше  республика  халыклары белән таныштыруны дәвам итү:  удмурт  милли киемнәре, милли ашлар, авыз иҗаты белән кызыксыну уяту.

 

Эш төрләре

Карта буенча әңгәмә. Мордва халкының милли киемнәрен карау.   Милли орнаметлары белән милли киемнәрен бизәү.

Карта буенча әңгәмә. Удмурт халкының милли киемнәрен карау, милли ашлар турында сөйләп аңлату.    

Әдәбият

  “Дусларың гына булсын” Р.Мингалим, “Булатларга кунакка”Р.Миңнуллин - “Балачак аланы”(хрестоматия), 375, 377бит

 

“Соңгы бөртек” удмурт халык әкияте–“Алтын алма”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, Разил Вәлиев тәрҗемәсе

 

Мәкаль -әйтемнәр

“Дусларыңны онытсаң – үзеңне дә онытырлар”,

“Дуссыз кеше –яфраксыз агач”,

“Ватансыз кеше – оясыз кош ул” –мордва  халкының авыз иҗаты.

“Халык бердәм алынса, күлне күчерә ала”,

“Туган телен оныткан – туган анасын белмәс”, “Илен оныткан – гомерлеккә адашкан” -  удмурт халык мәкальләре.

Уеннар

 

“Казан”, “Әйләнмәле”. “СССР халык уеннары”-63 бит

“Соры куян”, “Куып тот”

 “СССР халык уеннары”-83бит.

Интегральләштерү

Хәрәкәтле уеннар уйнау. Әкиятләр, әйтемнәр сөйләу.

Милли орнаментлары белән милли киемнәр бизәү.

 

 

Хәрәкәтле уеннар уйнау. Мәкаль –әйтемнәр, әкиятләр белән танышу, сөйләп аңлату.