• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №76" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче 26
Телефон: +7(855)-530-68-49
E-Mail: mbdou76@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №76" НМР РТ
Руководитель: Гиндуллина Гульнара Хайрулловна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 221
У нас учат: 23

Турыдан туры белем бирү өчен материаллар

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә?
Аны нидән башларга?
Баланы  дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә hәм акыл үсешенә ярдәм итә.
Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүнә комачаулый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Шулай ук сөйләмдә кимчелекләр булу балада төрле комплеслар тууга китерә, аралашу процессында психологик киртәләр тудыра.
Баланың телдәге кимчелекләрен төзәтүгә керешкәнче, иң элек баланың кайсы авазларны бозып яки алыштырып әйтүе тикшерелә, hәм ул авазлар исәпкә алына. 
Баланың кайсы авазларны бозып әйтүе, аның нинди авазларны төзәтү өстендә эшләргә тиешлеге турында баланың  үзенә дә әти-әнисенә дә төшендерелергә тиеш. Һәр бала  шөгыль алдыннан 2-3 мин сөйләү hәм сулыш органнарын хәрәкәтләндерергә тиеш.
Авазларны дөресләүдә бала укытучыдан үрнәк алырга тиеш. Мәсәлән, дөресләнергә тиешле аваз кергән иҗекләрне логопед яки укытучы үзе ачык итеп укый, ә укучы авазларны әйткәндә укытучының тел, теш hәм ирен хәрәкәтләрен күзәтергә, авазның ничек ишетелүен игътибар белән тыңларга тиеш.
Өйрәнелә торган аваз  төрле очракта килгән иҗекләр белән күнегүләр ясаганнан соң, өйрәнелә  торган аваз кергән сүз hәм җөмләләрне уку, күчереп язу, өйрәнелгән аваз кергән сүзләрне зат, заман белән төрләндереп әйтү-язу күнегүләрен үткәрү отышлы.
Шулай ук өйрәнелә торган аваз кергән калын сүзләр белән нечкә сүзләрне hәм артикуляциясе якын булган авазлар кергән (б-п, д-т, h-х h.б.) сүзләрне чагыштыру күнегүләре ясап, аларның мәгънәләрендәге үзенчәлекләр өйрәнелергә тиеш.
Күнегүләр процессында бала дөрес тыңларга hәм авазларны дөрес ишетергә күнектерелә.
Моның өчен укучы дөрес әйтә ала торган авазлардан иҗекләр hәм җиңел сүзләр белән күнегүләр ясала, кечкенә җөмләләр ачык итеп укытучы ярдәмендә  укыла.  Шуннан соң укучы тарафыннан әйттерелә.
Бала сөләме өчен өйрәнелә торган аваз кергән кыскарак шигырьләр ятлау, мәкалә hәм хикәяләрне укып сөйләү, укылган мәкаләләрне хәтерләп язу, рәсем hәм картиналарга карап сөйләү - өйрәнелгән авазларны ныгытуга ярдәм итә.
Һәр аваз дөресләнгәннән соң, диктант язарга, язудагы кимчелекләрнең төзәлүенә игътибар итәргә кирәк.
Баланың тел hәм языундагы кимчелекләрне төзәтү өчен, укытучының аның гаиләсе белән элемтәдә торуы мөhим фактор булып санала.



[с], [з], [ш],[ ж], [җ] hәм [ч]  авазларын әйтүдә кимчелекләр

 [С] hәм [З] авазларының нормаль артикуляциясе.
Бу авазларны әйткәндә иреннәр, елмайгандагы кебек, бераз ачыла. Тешләр бераз кысыла (1- 1,5 мм), әгәр [с] авазы [о] hәм [у] авазлары белән рәттән килмәсә, тешләр бераз гына күренеп тора.  Телнең аркасының алгы өлеше озынча ялгашсыман хәлгә килеп, өске уртларга таба күтәрелә төшә, hәм тар гына ярык барлыкка килә. Телнең калган өлеше өске кырый тешләргә тия.
Үпкәдән килә торган hава, ялгашсыман ачыклыгыннан hәм тешләр арасыннан чыгып, [c] авазын барлыкка китерә.
[З] авазын әйткәндә, телнең аркасы ныграк күтәрелә, тавыш ярылары ябыла hәм калтырап тора, үпкәдән hава җиңелерәк чыга.

 [C] авазы өчен бирем
са      аса      ас    сас
со      осо     ос    сос

Миски юа Сәгыйдә.
Су сала Әсмабикә.
Саимә, Салих, Гөлниса, бергә салма ясыйлар.

 [З] авазы өчен бирем
өзә         үзе             изү           эзе          көз
изә         күзе          гизү          без          төз
түзә       эзен           бизү         тез           өз
бизә       бүзе          төзү          түз           бүз

Зәйнәп    Зөбәйдә     Зөhрә    
Зәйтүнә   Зөбәер       Зиннур

 [С] hәм [З] авазларын чагыштыру
са-за         аса-аза    
со-зо         осы-озы
су-зу         усу-узу
сы-зы        ысы-ызы


са-за-са          за-са-за
со-зо-со         зо-со-зо
су-зу-су          зу-су-зу
сы-зы-сы       зы-сы-зы

 [Ш] авазының нормаль артикуляциясе.
[Ш] авазын әйткәндә , иреннәр түгәрәкләнеп бераз алга сузыла. Тешләрнең торышы, [с] hәм [з] авазларын әйткәндәге кебек, бераз кысынкы була. Телнең киң очы өске теш уртларының арткы ягына күтәрелә, ләкин каты аңкауга тими. Телнең кырыйлары азу тешләргә кысылып бераз күтәрелә.
Тел аркасының арткы өлеше өскә күтәрелеп, аңкау белән тел арасында тар аралык барлыкка килә.Тавыш ярыгыннан  чыккан hава, авызга кергәч, шунда аерым бер тавыш хасил була. Бу тавыш иреннәр ярдәмендә [ш] авазын барлыкка китерә.

ша      аша       ша-ша                         шар             шу       аш      ашы
шо      ошо      шо-шо                         шат             шук     баш    башы
шу      ушу      шу-шу                         Шамил       шул     таш    ташы
шы     ышы     шы-шы                       шагыйрь     шуны  каш    кашы

Бишле билге биш билге.
Бишле билге бик шәп шул!
Бишкә укып, тырышып,
Иптәшләргә булышып,
Бишенчегә күчтем шул.

 [С] hәм [Ш] авазларын чагыштырып аеру
са-ша     ша-са       аса-аша
со-шо     шо-со      осо-ошо
су-шу     шу-су      усу-ушу
сы-шы    шы-сы    ысы-ышы

 [Ж] hәм [Җ] авазларының нормаль артикуляциясе
Ж авазын әйтү өчен, [ш] авазын әйткәндәге кебек иреннәрне түгәрәкләндереп, бераз алга сузып, тешләрне, [с] hәм [з] авазларын әйткәндәге шикелле, бераз кысарга кирәк.
Телнең киң очы өске теш уртларының арткы ягына күтәрелә, ләкин каты аңкауга тими. Телнең кырыйлары азу тешләргә кысылып, бераз күтәрелә.
Тел аркасының  арткы өлеше  өскә күтәрелеп, аңкау белән тел арасында аралык барлыкка китерә. Тавыш ярыгыннан чыккан  hава, авызга кергәч, тавыш хасил итә. Әгәр бу вакытта тавыш ярылары дерелдәсә, [ж]  авазы ишетелә.
[Җ] авазын әйткәндә теш hәм иреннәрнең торышы [Ж] авазын әйткәндәгечә кала. Тик телнең киңәйтелгән очы аскы теш уртларына таба сузыла.

жа    жа-жа       жа-жа-жа
жо    жо-жо      жо-жо-жо
жу    жу-жу      жу-жу-жу
жы   жы-жы     жы-жы-жы
ыж              ыж-ыж             ыжлый                 Женя
выж            выж-выж         выжлый               Сережа
гыж            гыж-гыж          гыжлый               Жуков
жыж           жыж-жыж        жыжлый              Жданов
җа       аҗа      иҗа     җа-җә
җо      оҗо      иҗо     җа-җә
җу      уҗу      иҗу     җу-җү
җы      ыҗы    иҗы    җы-җы

җайлы     морҗа     җыр
җай          калҗа     җырлый
Җамал     Карауҗа     җыен
Җамлаый    хуҗа           җыйнак

 [Җ] hәм [З] авазларын дөрес әйтүгә күнегү
җан - ызан                                җыя - Зыя
Җаhирә - Заhирә                      җыр - зыр-зыр
Гаҗилә - Газизә                       боҗыр - бозар
Җамал - заман                          уҗым - үзем

[Ч] авазының нормаль артикуляциясе
[Ч] авазының артикуляциясе [ш] авазын әйткәндәгечә. Аерма тик шунда, [ч] авазын әйткәндә тел киеренке рәвештә өске тешләргә якынрак терәлә. Билгеле булганча, [ш] авазын әйткәндә иреннәр түгәрәкләнеп бераз алга сузыла.

 [Ч]  hәм [С] авазларын чагыштырып аеру.
ас-ач       ач-ас       са-ча
ос-оч      оч-ос       со-чо
ус-уч      уч-ус       су-чу
ыс-ыч     ыч-ыс     сы-чы

 [Ш] hәм [Ч] авазларын чагыштырып аеру
аш - ач                        аша - ача          ашыйк - ачыйк
каш - кач                    оша - оча          ашты - ачты
шук - чук                    шу - очу           кашык- качыйк
шык - чык                  ашы - ачы         шыр - чыр

чабыш                         эшче                 чишмә
чыгыш                        эшчән               чишә
көнчыгыш                  ашыгыч           яшелчә
кошчылык                  пешекче           яшьләрчә

 [Л] hәм [Р] авазлары
 [Л] авазының нормаль артикуляциясе
Иреннәр hәм тешләр [Л] дан соң килүче сузык авазга бәйләнешле булып ачыла.
Телнең очы өске тешләргә, уртларга тиеп тора, телнең арткы өлеше бераз күтәрелә, ә читләре кырый тешләрдән бераз ераклаша, ике ян якта бушлыклар барлыкка килә. Бу бушлыклар аша үпкәләдән чыга торган hава үтә. Шул рәвешчә тавш ярылары тирбәлеп, йомшак аңкау күтәрелгән вакытта калын [Л] авазы барлыкка килә.  Телнең арткы өлеше бераз төшеп, тел аркасының урта өлеше каты аңкауга таба күтәрелсә, нечкә [Л] авазы барлыкка килә.

 [Р] авазының нормаль артикуляцион нормасы.
Иреннәр hәм тешләр [Р] дан соң килүче сузык авазга бәйләнешле булып ачыла.
Киеренке хәлгә килгән телнең читләре тешләрнең кискечләренә кадәр терәлеп тора. Телнең эластик нечкә очы югары аңкауга таба күтәрелә. Тел очы көчле hава агымы тәэсирендә пружина кебек әле югары, әле түбәнгә таба нык тирбәлә. шулай итеп [Р] авазы барлыкка килә.

ла-ра          ра-ла          ала-ара           лә-рә       рә-лә       әлә-әрә
ло-ро          ро-ло         оло-оро          ле-ре       ре-ле       эле-эре
лу-ру          ру-лу         улу-уру          лө-рө       рө-лө      өле-өре
лы-ры        ры-лы        ылы-ыры       лү-рү       рү-лү      или-ири

 [К] hәм [Г] авазларының нормаль артикуляциясе
Иреннәр hәм тешләрнең торышы [К] hәм [Г] авазларыннан соң килүче сузыкларга бәйле.
Телнең аркасы  текә калку ясап каты аңкауга барып терәлә. Үпкәләрдән килә торган hава тел hәм аңкау арасыннан үтеп чыгу белән, шартлаулы к авазы барлыкка килә.
Телнең киңәйтелгән очының тешләргә якын килүенә яки тешләрдән ераклашуына, шулай ук тавыш ярыларының дерелдәүләренә карап, [К], [Г] авазлары каты hәм нечкә булып яңгырый.


 [КЪ] авазының нормаль артикуляциясе.
Татарча козгын, колга, кымыз, кысынкы, кылган, кашык h.б. шундый  сүзләрне әйткәндә, калын [КЪ] авазы ишетелә. [КЪ] авазын әйтер алдыннан иреннәр сузык  [А] авазын әйтү хәленә килә. Тешләр бер-берсеннән ерак, тел очы белән алгы аскы тешләрнең түбән ягына нык терәлгән хәлдә була.  Ә тел аркасы нык бөкләнеп каты hәм йомшак аңкауга терәлә.
Аңкау пәрдәсе күтәрелә hәм бугаз стенасының артына кысыла, шул рәвешчә борынга hаваны үткәрми тора.

каба- Кәрим             ком-көн           кыз- көз
кача- өлкән            кура- күрә       кыр-кер
юка- юкә                куа  - бүрек     кыш-  кеше


 [КЪ] hәм [Т] авазларын чагыштырып аеру
кала - тала                  ак - ат                    көрә - төрә
бака - бата                  сак - сат                көймә - төймә
яка - ята                      ук - ут                   көр - төр
укый - утый               кук - тук               кимә - тимә
якты - ятты                 куй - туй              кимер - тимер
бакыр - батыр            такыр - татыр       карт - тарт
кар - тар                      камыр - тамыр     кор - тор
бик - бит                     кибә - тибә           кеше - теше

 [h] авазының нормаль артикуляциясе
Татарча hава, hәвәскәр, Илhам, Гәүhәр h.б. шундый сүзләрне әйткәндә ишетелә торган [h] авазы үзенең әйтелеше белән [х] авазына бик охшый.
[h] авазын әйткәндә, [х] авазын әйткәндәге кебек, иреннәр hәм тешләр ачыла, тел очы алгы аскы тешләрнең түбән ягына нык терәлә. Тик тел аркасы гына [X] авазын әйткәндәге кебек якын килә, үпкәдән hава көчле булып чыга. Шул рәвешчә, [h] авазы барлыкка килә.
 [h] hәм [х] авазларын чагыштырып аеру
hава - Хава            hәҗәр - Хәйдәр
hап - хап                 hәдия - Хәдичә
hуп - хуп                шәhәр - хәбәр
hуш - хуш              hиндия - Хәмдия
hич - хис                Фәhимә - Сәхибә
маh-маh - бах-бах        Мәhдия - Әхмәди

 [Б] авазының нормаль артикуляциясе
Иреннәр йомылган, тел иркен рәвештә түбән ята. Йомшак аңкау борынга керү юлын каплый. Үпкәләрдән килә торган hава иреннәрне ачып чыга, аскы теш казнасы түбән төшә, hәм кыска яңгырашлы [Б] авазы барлыкка килә.
[Б] авазын әйткәндә, тавыш ярылары тибрәнә.

 [Б] hәм [П] авазларын чагыштырып аеру
тап - таба      үбү - ипи     бар - пар
сап - сабы          төп - төбе    бабай - апай
туп - тубы          сип - сибә      бәке - пәке

 [Д] hәм [Т] авазларының нормаль артикуляциясе.
Иреннәр hәм тешләрнең торышы [Д] hәм [Т] авазларыннан соң киләчәк сузык авазларга бәйле. Тел бераз бөкләнеп алгы өскетешләргә нык тиеп тора. Йомшак аңкауның күтәрелүе белән үпкәләрдән килә торган hава, тел белән уртлар арасыннан үтеп, шартлаулы  [Т] авазын барлыкка китерә.  Тавыш ярылары тибрәнгәндә, [Д] барлыкка килә.

 [Д] hәм [Т] авазларын чагыштырып аеру.
дала - тала            арды - артты
дау - тау         дары - тары
алды - алты        уды - уты
алдау - алтау         корды - корты
әйдә - әйтә             диде - тиде
илдә - илтә          көлдә - көлтә
дөя - төя         җиде - җете

[ң] hәм [н] авазларын чагыштырып аеру.
[ң] hәм [н] авазларын дөрес әйтеп, иҗекләрне hәм сүзләрне дөрес уку.

иңә - инә           мең - мен
тәңкә - тәнкә        тиң - тиен
әңгәмә - әнкәмә     киң - киен
аңа - ана        уң - ун
яңа - яна         туң - тун
моңы - моны         соң - сын
аңы - аны          чың - чын
башың - башын      утың - утын
кулың - кулын      китабың - китабын

Кулланылган әдәбият
Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика // К. 2002 ел
Нуруллина- Мәхмүдова Г.К.  Авазларны әйтүдәге кимчелекләр// К. 1975 ел
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле// К.1999 ел
Сафиуллина Ф.С., Ибраhимов С.М. Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел //1998 ел
 
БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ ЧАРАЛАРЫ
(эш тәҗрибәсе белән уртаклашу)

Бала дөрес итеп сөйләш¬кәндә генә, әдәби тел норма¬ларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игъ¬тибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Мин сөйләмендә ким¬челекләре булган балалар төр¬кемендә эшлим. Мондый төр¬кемдә балаларның ишетү сә¬ләтен, сөйләм авазларын тану мөмкинлеген үстерү белән бер-рәттән бәйләнешле сөйләм үс¬терүгә дә зур әһәмият бирелер¬гә тиеш.
Логопедия төркемендә бәй¬ләнешле сөйләмне үстерү бу¬енча эшне 2 чорга бүлеп өйрәнү уңай нәтиҗәләр бирә.
1 нче ел үз эченә түбәндә¬геләрне ала:
- балалар үзләренең кыл¬ган гамәлләре, эш-хәрәкәтләре турында җөмләләр, җөмләләр¬дән хикәя төзиләр;
- үзләренең кылган гамәл¬ләре, эшләгән эшләре турын¬да төзелгән хикәянең эчтәле¬ген сөйлиләр.
Мәсәлән, тәрбияче балалар¬ны юыну бүлмәсенә чакыра, кулына сабын ала. Балалар сабынга карата билгене бел¬дергән сүзләр әйтәләр: сабын хуш исле, шома, алсу төстә; сөлге йомшак, чиста, ап-ак; теш пастасы ак, хуш исле.
Тәрбияче балаларга "спек¬такль" караячакларын хәбәр итә. Бер бала сабын белән ку¬лын юа, сөлге белән сөртенә. Икенчесе теш чистарта. Өчен¬че бала көзге алдында чәчен тарый. Соңыннан тәрбияче балаларның шушы кылган га¬мәлләре буенча сораулар бирә, балалар җавап бирә, ягъни диалогик сөйләм төзелә.
- Балалар, Алинә хәзер нишли?
- Алинә хуш исле сабын белән кулларын һәм битен юа.
- Алинә, син хәзер нәрсә эшләдең?
- Мин юындым.
- Ә юынгач, нишлиләр?
- Юынгач, сөлге белән сөртенәләр. (Алинә бу вакытта сөлге белән сөртенә.)
- Балалар, Алинә нишли?
- Алинә сөлге белән сөрте¬нә.
- Алинә, син нәрсә эшлә¬дең?
- Мин йомшак сөлге белән сөртендем.
Диалог шул рәвешчә дә¬вам ителә. Диалог тәмамлан¬ганнан соң, бер яхшы хәзер¬лекле бала, гомумиләштереп, хикәя төзеп сөйли яки тәр¬бияче үз үрнәген бирә.
"Без юыну бүлмәсендә. Бу сабын. Ул хуш исле, шома, алсу төстә. Алинә сабын бе¬лән башта чиста итеп кулла¬рын, аннан соң битен юды. Соңыннан чиста, йомшак, ап-ак сөлге белән сөртенде. Ә Марат хуш исле теш пастасы белән тешләрен чистартты. Азат исә көзгегә карап бик тырышып чәчен тарады. Хә¬зер инде аш өстәле янына утырырга да була."
Биш яшьлекләр, шәхси тормыш тәҗрибәләреннән чыгып та, кайбер вакыйгалар турында сөйли алалар. Мәсә¬лән, алардан кунакка ничек барулары, авылда яки урман¬да нәрсә күрүләре турында сөйләтергә була. "Башта мин сөйлим, аннары син сөйләр¬сең", - дияргә дә мөмкин. Со¬ңыннан шул үрнәк буенча бала үзе сөйли.
2 нче ел өйрәтү үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- сюжетлы рәсемнәр буен¬ча хикәя төзү (бер сюжетлы рәсемнәр, мәсәлән, көз турын¬да, яки сюжетлы рәсемнәр сериясе буенча, мәсәлән, "Аюның туган көне");
- сюжетлы рәсемнәр (кар¬тиналар) буенча төзелгән хи¬кәянең яки тыңланган хикә¬янең эчтәлеген сөйләү.
Сюжетлы рәсемнәр серия¬се буенча эшләү балаларга хи¬кәянең төзелеше белән таны¬шырга ярдәм итә. Хикәя төзе¬гәндә түбәндәге схеманы истә тотарга кирәклеге турында ис¬кәртмә бирелә: хикәянең башы, уртасы, ахыры (төен-ләнеш —» югары нокта —» чи¬шелеш) була.
Предметны тасвирлап, үз тәҗрибәләреннән чыгып, кү¬зәтүләр буенча хикәя төзегән¬дә ярдәмчел схемалардан фай¬даланам. Схема 8 өлештән торырга мөмкин.
Мәсәлән, каен агачы ту¬рында сөйләү:
- агачның исеме;
- нинди төр агачларга керә (яфраклы, ылыслы);
- җимеш агачымы, әллә җимеш агачы түгелме;
- агачның зурлыгы, күлә¬ме (зур, кечкенә, биек, тәбә¬нәк);
- агачның өлешләрен (ябал¬дашы, кәүсәсе, ботаклары, яфраклары, тамыры) атау;
- кайда үсә (урманда, пар¬кта, шәһәр эчендә Һ.6.);
- бу агач нинди файда ки¬терә (күләгә ясый, дару яса¬уда кулланыла, кислород бү¬леп чыгара, ягъни һаваны сафландыра Һ.6.);
- бу агачтан нинди әйберләр ясыйлар, ягъни кулланы¬лышы (йорт, корабль төзиләр Һ.6.)?
Ике агачны, мәсәлән, каен белән имәнне чагыштырырга тәкъдим итәргә дә мөмкин. Каенның кәүсәсе ак, ә имән¬неке көрән төстә. Каенның алкалары, ә имәннең чиклә¬веге була һ.б.
Баланың монологик сөйлә¬мен үстерү өчен, катлаулы булмаган сюжетлы кыска әки¬ят яки хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү бик файда¬лы. Мондый чакта баланың әкият яки хикәянең эчтәле¬ген чагылдырып рәсем ясавы уңышлы алым булып тора.
Курчак театры спектакль¬ләре, мультфильмнар эчтәле¬ген балалар аеруча дәртләнеп, мавыгып сөйлиләр, үз хислә¬ре, кичерешләре белән уртак¬лашырга омтылалар. Бу мөм¬кинлектән һәрчак тулысын-ча файдаланырга тырышабыз.
Бәйләнешле сөйләм үстерү¬дә әкият яки хикәяләрне сәх¬нәләштерү дә бик әһәмиятле чара.
Охшаш әкият сюжеты бу¬енча үзләре уйлап чыгарган әкиятләр бигрәк тә отышлы санала. "Яшелчәләр" темасын блок буенча өйрәнгәндә "Гөмбәкәй-теремкәй" өстәл теат¬рын күрсәтергә була. Персо¬нажлар чын яшелчәләрдән ясала. Бу әкият аша балалар яшелчәләр турындагы белем¬нәрен (кайда үсүен: җир ас¬тындамы, җир өстендәме) ныгыталар.
"Бер шук помидор малае¬на куакта эленеп тору туй¬дырган. Ул җилгә дәшкән.
- Шаян җилкәй, өз мине куагымнан, ил гизәсем, яңа дуслар табасым килә, - ди¬гән.
Җил аны тыңлаган, куа¬гыннан өзеп, бакча буйлап тәгәрәтеп алып киткән. Тә¬гәри торгач, шук малай бай¬так ерак киткәнен сизми дә калган.
Караңгы төшә башлаган, салкынайткан. Шунда поми¬дор малае зур бер гөмбә күреп алган.
- Гөмбәкәй, сыендыр әле үзеңә мине,- дигән шук по¬мидор малае.
- Ярар, уз әйдә өемә, - ди¬гән гөмбәкәй.
- Мин кояш яратам, түбә¬гә менеп ятыйм әле, караң¬гыны яратмыйм, - дигән по¬мидор һәм түбәгә үрмәләгән.
Бераздан җил исеп куйган һәм ап-ак күлмәкле сарым¬сак кызының тәгәрәгәне кү¬ренгән. Ул ялгыш хуҗа кыз¬ның кәрҗиненнән төшеп кал¬ган.
- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? - дигән са¬рымсак кызы.
- Мин шук помидор. Ә син кем буласың?
- Мин табылдык сарымсак.
- Әйдә кер, бергә торыр¬быз, мен түбәгә, - дигән по¬мидор.
- Мин караңгы урынны яратам, җир астында үсәм, түбәгә менмим, өй эченә узам, - дигән табылдык сарымсак.
Бераздан тагын җил исеп куйган, тәгәрәп килүче яшел кыяр күренгән.
- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? - дигән яшел кыяр.
- Мин шук помидор.
- Мин табылдык сарымсак. Ә син кем буласың?
- Мин яшел кыяр булам.
- Әйдә, алайса, кер өйгә.
- Юк, мин өй эченә кер¬мим. Җылы яратам, түбәгә, шук помидор янына менәм.
Хәзер инде алар теремкәйдә өчәү булганнар.
Тагын җил чыккан. Тәгә¬рәп килүче шаян кишер ма¬лае күренгән.
- Терем-теремкәй! Терем-кәйдә кемнәр бар?
- Мин шук помидор.
- Мин табылдык сарымсак.
- Мин яшел кыяр. Ә син кем?
- Мин шаян кишер.
- Мен түбәгә, - дигән кыяр.
- Мин сарымсак янына, эч¬кә узам, - дигән кишер.
Бик каты җил купкан. Алпан-тилпән атлап килүче кабак күренгән.
- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кемнәр бар? - дигән.
- Мин шук помидор.
- Мин табылдык сарымсак.
- Мин яшел кыяр
- Мин шаян кишер. Ә син үзең кем буласың?
- Ә мин капкорсак кабак булам.
- Кер алайса, бергә яшәр¬без.
- Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, - дигән кабак.
- Мен алайса түбәгә, - ди¬гәннәр помидор белән кыяр.
Кабак гөмбәкәйнең түбәсе¬нә үрмәләгән. Менеп җитүе булган - шарт! Теремкәй-гөмбәкәй сытылган.
Башкалар көчкә чыгып өлгергәннәр. Нишләмәк ки¬рәк, алар шундук бергәләшеп яңа теремкәй салырга кереш¬кәннәр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгерткәннәр. Тагын бергә яши башлаганнар."
Грамматик яктан дөрес бәйләнешле сөйләм үстерүдә сүзле уеннар куллану шулай ук үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, "Безгә кем килде", "Уенчыклар спектак¬ле", "Уенчыклар кибете", "Серле тартма", "Дустым, си¬ңа нәрсә бирим?", "Парлы рәсемнәр", "Бу кайчан була?", "Җылы - суык", "Уенчык нинди, нишли?", "Нәрсә үзгәргәнен бел", "Кем белә?" уеннарын уйнаганда, балаларның аралашу мөмкин¬лекләре байый һәм киңәя. Баланың бәйләнешле сөй¬ләменең грамматик төзелеше формалаша, камилләшә, сүз¬леге арта, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үсә. Бала үз фи¬керен башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә, сөй¬ләмендә эзлеклелек барлык¬ка килә.
Шулай итеп, сөйләмендә кимчелекләре булган балалар¬ның бәйләнешле сөйләм те¬лен үстерү өчен кулланыла торган барлык чаралар җи¬ңелдән авырга принцибын һәм аларның шәхси үзенчәлеклә¬рен истә тотып үткәрелүне, иҗади якын килүне таләп итә.

  Татар халкы, янәшәдә яшәүче башка милләт халыкларының
сәнгате, мәдәнияте аша аваз әйтелешен коррекцияләү
Дөньяны танып-белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлелеген анын күңеленә сеңдерергэ тырышкан. Соңгы елларда илебездә бара торган узгәртеп кору процессында халыкның үз теленә, милли культурасына игътибары да көчәйде.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, ана карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.
Туган тел – төп чыганакларның берсе булып тора. Шуңа күрә балалар бакчасында ана теленә зур әһәмият бирелә. Туган телдә дөрес сөйләргә өйрәтү эше бала бакчага килгән көннән ук башлана.
Ана телендә сөйләмне үстерү җәмгыять тормышы, әйләнә-тирә мөхит, табигать күренешләре һәм матур әдәбият әсәрләре белән танышу белән бәйләп алып баруны күздә тотып оештырыла. Менә ни өчен баланың сөйләмен үстерү юнәлешендә даими эш алып бару мәктәпкәчә тәрбиянең җитди бурычларының берсе булып тора. Бу бурычларны тормышка ашыруда татар халкының, әйләнә-тирәдә яшәүче башка халык әдәбияте һәм сәнгатенең әһәмияте зур. Алар аша балаларга халыклар мәдәнияте турында төшенчә бирелә, аларның байлыгы, сәнгатьлеге, затлылыгына соклану уятыла. Ата-бабаларыбызның һөнәрләре, тарихы белән таныштыру балаларны шәхес буларак үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Танып-белеп, өйрәнеп, бала ата-анасын, халкын, милләтен ихтирам итәргә өйрәнә, аның байлыгын, тарихын сакларга омтыла.
Шөгыльләр үткәргәндә, төрле режим вакытларында балаларны фольклор әсәрләре, халык җырлары, түгәрәк уеннары, өс-баш, аяк киемнәре, төрле һөнәр ияләре, нәфис сынлы сәнгате һәм сәнгать осталары белән таныштыру зур әһәмияткә ия. Сөйләмендә җитешсезлеге булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән коррекцион эш оештырганда да югарыда саналган эш төрләрен алып барырга мөмкин.
Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек жырларын көйли. Бишек жырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгълүм.
Бишек жырлары белән таныштыру – «ә» авазын өйрәнгәндә бик уңышлы булып чыкты. Сюрприз моментка «бәби» (курчак) керә. «Бәбинең» бик тә йоклыйсы килә, аны җырлап йоклатырга мөмкин икәнлеген балаларга әйтәм. Бергәләп татар халкының бишек җырларыннан берсен көйлибез, җыр «ә-ә-ә» авазлар тезмәсе белән тәмамлана. «Бәби йоклаган» арада «ә» авазының артикуляциясе белән танышабыз, авазлар арасыннан аерып алабыз, һәм башка коррекцион эш төрләре оештырыла. Балаларга кызык та, гади һәм аңлаешлы да. Шул ук шөгыльдә бишек турында сөйләп аңлатам.
Җыр-такмакларны, такмазаларны, гомумән, балалар фольклор әсәрләрен кулның вак моторикасын үстерү өстендә эшләгәндә куллану отышлы:
Карга килә – казан аса,
Торна килә – ит сала,
Песнәк килә – пешерә,
Чыпчык килә – тикшерә,
Әдип ашап бетерә.
Яисә,
Бу бармак – әби бармак,
Бу бармак – бабай бармак,
Бу бармак – әни бармак,
Бу бармак – әти бармак,
Бу бармак – чәнти бармак
кебек такмазаларны балалар теләп өйрәнәләр.
Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак – ул әкиятләр. Әкиятләр аша балалар халкыбызның элеккеге тормышы, гореф-гадәтләре, хайваннар дөньясы белән танышалар, тылсымлы әкият персонажлары белән очрашалар. Кайсы гына бала әкият яратмый икән? Коррекцион эштә әкиятләрне бик еш кулланам. «Ш» авазын бәйләнешле сөйләмдә автоматлаштыру өчен рус халык әкияте «Шалкан», «Йомры икмәк» әкиятләрен алам. Г.Тукайның «Шүрәлесе» дә ярдәмгә килә. Балалар әкиятнең эчтәлеген эзлекле сөйләргә, сүзләрдә «ш» авазын да дөрес әйтергә тиеш. «С» авазын автоматлаштыру Тукайның «Су анасы» әкияте аша тагын да отышлырак. Рус халык әкияте «Төлке белән торна» әкияте белән «р-л» авазларын бәйләнешле сөйләмдә дифференциацияләгәндә танышалар. «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләренең сюжетлы картиналарын да булдырдым (бу эштә миңа ата-аналар да ярдәм итте). Буталган картиналарны балалар әкиятнең эчтәлек эзлелелеге буенча тезәләр. Шулай итеп, бәйләнешле сөйләм телен үстерү эше берүк вакытта тормышка ашырыла. Шөгыльләрдә балаларга таныш әкиятләрдән өзекләр укыйм. Әкиятнең исемен, авторын әйтүләрен сорыйм һәм сюжетлы картиналардан әкияткә туры килгәнен сайлап алырга кушам. Татар, рус халык әкиятләрен әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнгәндә дә еш кулланабыз.
Тавышны тиешле югарылыкка куярга, дөрес интонация сайларга өйрәткәндә балалар белән рус халкының «Өч аю» әкиятен искә төшерәбез. Шөгыль вакытынд балалар әкиятне инсценировкалап та карыйлар. Кечкенәдән таныш бу әкият коррекцион эштә бик урынлы. Уку елы ахырында ата-аналар һәм МПК каршында оештырылган чыгарылыш ачык шөгыльләр сюжеты өчен рус халкының «Йомры икмәк», «Казлар-аккошлар» әкиятләренә мөрәжәгать итү дә уңышлы булды дип саныйм. Балалар әкият геройларын үзләре үк уйныйлар, маскаларын салып куеп шөгыльдәге биремнәрне дә үтиләр. Шулай итеп, әкиятләр аша балаларның сөйләм теле тагын да баетыла. Әкиятләрне тыңлап, сөйләп, бала уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә. Янәшәдә яшәүче башка халык мәдәнияте белән дә таныша.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик әрбия бирү һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә татар балалар шигъриятенең роле чиксез зур. Авазларны автоматлаштырганда балалар яратып тыңлый, яттан сөйли торган шигырьләрне һәр проблемалы аваз өчен аерым җыйдым. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ә.Кари, З.Туфайлова, Ә.Бикчәнтәева һәм башка шагыйрьләр әсәрләре белән балалар шул рәвешле танышалар. Коррекцион бурычларны тормышка ашыру белән беррәттән балалар дөньясын чагылдырган бу шигырьләр нәниләрнең туган халкыбыз йолалары, гореф-гадәтләре белән кызыксынуын үстерә, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлы булырга өйрәтә. Берүк вакытта сабыйлар татар халкының җәүһәрләре – шагыйрьләр, язучылар белән дә танышалар.
Телебезнең затлы җәүһәрләре – табышмакларны балалар бик яраталар. Табышмаклар зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә. «Йорт хайваннары», «Кыргый хайваннар», «Кыш» темасы һәм башка сөйләм темалары өчен табышмаклар җыентыгы булдырдым. Ата-аналарга өйдә балалар белән индивидуаль эшләү биремнәрендә (мәсәлән: җ авабы «р» авазы белән башланган табышмак өйрәнергә) киң чагылыш таба.
Һавасыз яшәп булмагандай, балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерүе дә кыен. Уен алар өчен тормышка өйрәнү чарасы. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балалар да үз көченә ышану , күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. «Күрсәт әле, үскәнем», «Ал кирәк, гөл кирәк», «Габдулла» һәм башка уеннар диалогик сөйләмне үстерергә булыша. Драмматик уеннарда сүз компонентлары: такмак әйтеш, такмаза яки ирекле диалог катнаша. Мәсәлән, «Буяулы» уены. Физкультминуткаларда файдаланылучы «Очты-очты» уены балаларны ял иттерү белән бергә сөйләм фобиясеннән (куркуыннан) котылырга да булыша (уенны алып баручы итеп төркемдәге бала билгеләнә). «Без, без, без идек» уенын балалар кабат «з» авазын өйрәнгәндә уйныйлар. Бу вакытта уенның сүзләрен «з» авазын дөрес әйтеп кабатлау бурычы куела.
Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте–аларның авыр әйтелешендә. Аларда охшаш яңгырашлы сүзләрне еш кулланырга яисә сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башларга кирәк була. Мәсәлән: «Кара карга кунган карга, карга кунган ак арга». Тел көрмәкләндергечләр – халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү (логопедик) чаралары лар. Авазларны дөрес йтергә өйрәтү өчен бу әсәрләрнең файдалары шактый.
Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – диләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә, халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара. Безнең балалар бакчасында да хезмәткәрләр көче белән татар халык көнкүреш әйберләре музее оештырылды. Анда төрле эш кораллары, өс-баш киемнәре һәм башка әйберләр урын алган. Ел саен өйрәтүнең I чорында логопед төркеме балалары белән әлеге музейга экскурсия оештырам. Шөгыльләрдә сүзлек өстендә эшләгәндә музейда күргәннәрне кабат искә төшерәбез. «О» – орчыкта бар, «т» – тегермәндә (кул тегермәне). «Ә» темасын өйрәнгәндәге бишек тә биредә, ләбаса. «К» авазының сүздә урынын билгелгәндә сандык эчендәге калфак, камзул, кәләпүш, күлмәк, альяпкычны алабыз. Сөйләм телен сыйфатлар белән баетканда музей стенасына ясалган татар халык орнаментларындагы ямь-яшел яфраклар, зәңгәрсу лалә чәчәкләре, кып-кызыл яисә кызгылт тукранбашлар да кирәк була әле безгэ. Итекче, чүлмәкче, игенче, чигүче кебек халык һөнәрләре белән балалар «ч» авазын өйрәнгәндә танышалар.
Рус халык культурасы турында белгәннәрне “B-W” авазларын өйрәнгәндә кабат искә төшерәбез. Ул шөгыльдә безне рус кызы Варвара үз өенә кунакка чакырып, рус халкының өс киемнәре, орнаментлары, уенчыклары белән таныштыра. Балалар рус халык эчемлеге кесәл белән сыйлана.
Халык уен кораллары – бубен, барабан, шалтыравык, курай, гармуннар фонематик процессларны үстерүнең I этабында «Тавышыннан таны!» уенынд