МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
| E-Mail: | mbdou83@mail.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
| Руководитель: | Газизова Резида Мияссаровна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 170 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагогов |
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Яңа ел кичәләре" 29.12.2020

Балалар бакчпсында Яңа ел бәйрәм кичәләре үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай,Кар кызы,урман җәнлекләре килделәр. Балалар үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр,Кыш бабайга багышланган җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар,күңелле биюләре белән шатландырдылар.Кыш бабай балаларга күңелле уеннар уйнатты. Бәйрәм ахырында балалар үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләрне алып сөенделәр .Кыш бабай һәм Кар кызы белән истәлеккә фотога төштеләр.
-
Бүләкләр 25.12.2020

2020 ел Яңа ел бәйрәм иртәләренә балалар бакчасына олы бүләкләр алып килде.
Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан татар телендә уеннар тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганеев Р.М. шәһәр тарихы чагылдырган китаплар һәм советы депутаты Мустафин Р.М. робототехника комплекты бүләк иттеләр) -
Татарстан яраткан йортыбыз 16.12.2020

16.12.2020 "Татарстан яраткан йортыбыз" тематик сәгать узды. Балалар туган як һәм милли бәйрәмнәр турында сөйләштеләр.
-
Международный литературный конкурс "Джалиловские чтения" 08.12.2020

Международный литературный конкурс «Джалиловские чтения», посвященный 115 летию М.Джалиля, в этом году прошул в третий раз. На международный литературный конкурс чтецов «Джалиловские чтения» в Татарстане в этом году поступило более 40 тысяч заявок. В этом конкурсе приняли участие педагоги, воспитанники нашего детского сада. Гузель Хаметхафизовна, воспитатель подготовительной к шк группы ДОУ № 83, была награждена ДИПЛОМОМ I степени за победу в муниципальном туре г. Нижнекамск и НМР РТ. Поздравляем!
-
Инвалидлар декадасы 07.12.2020

Инвалидлар декадасы кысаларында безнең балалар бакчасында канцелярия товарлары һәм уенчыклар җыю игълан ителде.
Барлык җыелган әйберләр "Надежда" интернат-мәктәбенә тапшырылды. -
Әниләр көне 27.11.2020

Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет, балаларыгызныӊ, оныкларыгызныӊ хөрмәтен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телибез. Хатын-кыз борын заманнардан ук бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, наз һәм җылылыкны гәүдәләндерүче, гаилә учагын саклаучы булып санала. Шуӊа да ул һәрвакыт тирән ихтирам, зур хөрмәткә лаек.
Әниләрнеӊ кайгыртучан куллары беренче адымнарны ясарга ярдәм итә, мәктәпкә әзерләп җибәрә, зирәк киӊәшләре белән олы тормыш юлына әзерли. Нәкъ менә әни кеше беренче булып ярдәмгә килә, газизләренеӊ уӊышына барсыннан да артык шатлана, уӊышсызлыкларына борчыла. Җир йөзендә әнидән дә кадерле кеше юк.
Әни - шәфкатьле күзләр, кайгыртучан йөрәк, назлы сулыш, йомшак куллар гына түгел, әни һәркайда һәм һәрчак безне саклаучы фәрештә ул. Шуӊа да без Әниләргә гомеребез буе бурычлы.
Кадерле Әниләр! Бүгенге кебек матур бәйрәмнәр тормышыбызда мөмкин кадәр күбрәк булсын. Сезгә гаилә сөенечләре, тынычлык һәм муллык телибез! Бәйрәм белән сезне! -
Китап көне 16.11.2020

Китап сөючеләр көне,
Белеп калыгыз шуны,
Белем арттырыйм дисәң,
Көн дә укы китапны.
Тарих белән танышасың,
Яңалыклар беләсең,
Сәяхәткә чыккан кебек
Үзеңне хис итәсең.
Китап сөючеләр белә,
Кадерлиләр китапны,
Хисләнеп һәм кайчак елап,
Тәмләп укыйлар аны!
Интернет та яхшы, ләкин
Китапны алыштырмый,
Тиз генә ачып битләрен
Кабаттан укып булмый.
“Китап – белем чишмәсе”, - дип,
Бик тә дөрес әйткәннәр,
Китаплар күп укыганнар
Даһи булып киткәннәр.
Сезгә әйтәм,
Китап булсын дустыгыз,
Күп белергә теләсәгез,
Ешрак китап укыгыз! -
Оригами көне 11.11.2020

11 ноябрьдә Бөтендөнья оригами көне билгеләп үтелә. Бу көн Япон оригами ассоциациясе тарафыннан 1980 елда гамәлгә куелган. Ул мөһим тарихи дата — 1918 елның 11 ноябрендә рәсми рәвештә тәмамланган 1 нче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн белән бәйле. Бу сугыштан соң 4 ел һәм 3 ай дәвам иткән беренче Дөнья көне иде. Бу көн символы булып Япон кәгазь журавлигы(торна) торды.
Моннан тыш, әлеге датаны тәшкил иткән дүрт «1» саны квадратның дүрт ягын символлаштыра.
Мәктәпкә әзерлек төркемнәр оригами ясадылар. -
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2020

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
-
"Веков связующая нить" 03.11.2020

Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Веков связующая нить" фольклор иҗаты фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар.








