Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Что?Где?Когда?" интеллектуаль уенда 09.10.2023

Безнең гимназиянең 8 нче А сыйныф укучылары, "Ковер" яшьләр үзәгендә уздырылган "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенда катнашып, 2 нче урын яуладылар. Молодцы. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Әтиләр Советы 07.10.2023

7 нче октябрь көнне, 29 нче мәктәптә, Армрестлинг (кул көрәше) буенча Әтиләр Советы әгъзалары өчен ярышлар үтте.
Безнең гимназия командасы әтиләре 1 нче урын яулады.Котлыйбыз. -
"Школа ответственного родительства" дигән курс 06.10.2023

Гимназиянең 9 нчы Г һәм 2 нче Г сыйныф әниләре, Дарья Николаевна белән бергә "Школа ответственного родительства" дигән курс тыңлап кайттылар.әлеге курслардан әти-әниләр күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.
-
"Наше время-Безнең заман" фестивале 05.10.2023

Безнең гимназиянең яшь укытучысы, Петрова Рамина Николаевна ,Түбән Кама муниципаль районы мәгариф системасының вокаль ансамбле составында "Наше время-Безнең заман" фестиваленең зональ сайлап алу этабында катнашты. "Вокаль ансамбль" номинациясендә 2 нче урын, "Музыка.Кече формалар" 2 нче урын яуладылар. Гомумкоманда нәтиҗәсе 2 нче урын.Котлыйбыз. Горурланабыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Хөрмәтле булачак беренче сыйныф укучылары әти-әниләре! 28.09.2023
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә 2023 елның 2 октябреннән башлап 2024 елның 27 мартына кадәр булачак беренче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре үткәрелә. Дәресләр һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә сәгать 17.30 башлап 19.30 кадәр бара.Булачак беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр:-“Сөйләм телен үстерү”-”Логиканы үстерү”-”Моториканы үстерү”-“Психологик үсеш шөгыле”-“Сәнгатьле хезмәт”-”Инглиз теле”“Логопед дәресләре»Ата-аналар җыелышы гимназиянең актлар залында 30 сентябрь көнне сәгать 9.00 башлана.Уважаемые родители будущих первоклассников!Подготовительные занятия в МБОУ «Гимназия №2» имени Баки Урманче для будущих первоклассников проходят со 2 октября 2023 года по 27 марта 2024 года, 2 раза в неделю (по понедельникам и средам), с 17.30 до 19.30 часов.Будущим первоклассникам предлагаются занятия:-«Развитие речи»-«Развитие логики»-«Развитие моторики»«Занятия психологического развития»«Конструирование и художественный труд»«Английский язык»«Занятие с логопедом»Родительское собрание проводится 30 сентября в 9.00 часов в актовом зале -
Бүген гимназиянең 1 нче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышладылар. 27.09.2023

Беренче сыйныф укучыларыянына кунакка Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре килде. Инспекторлар балаларга ДПС патруль автомобилен күрсәттеләр, аның ничек оештырылуын һәм нинди өчен махсус сигналлар кирәк булуын аңлаттылар. Очрашу барышында балалар үз куллары белән махсус җайланмаларны, броньлы жилетны һәм чын жезларын кулларында тоталар. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга төрле хәлләр мисалларында юлларда үзләрен дөрес йөртү турында сөйләделәр. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балаларга урамда һәм йортта үзләрен ничек тотарга кирәк икәнен сөйләделәр, янгын булса, нәрсә эшләргә кирәк икәнен сөйләделәр. Шулай ук янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балаларга махсус янгын техникасын һәм янгын-коткару инвентарын күрсәттеләр. Шулай ук "Ашыгыч ярдәм" табибына кайсы предметлар ярдәм итә һәм ни өчен кирәк икәнен сөйләделәр.. Балалар ашыгыч ярдәм табибларының эшләре турында тыңладылар, табиблар пациентларга ярдәм күрсәткәндә нинди инструментлар һәм медикаментлар файдаланулары турында сөйләделәр. Очрашу балалар өчен бик файдалы булды.
-
Бакый Урманче исемендәге аллея 23.09.2023

23 нче сентябрь көнне безнең шәһәрдә Бакый Урманче исемендәге аллея ачылды.Безнең гимназия укучылары әлеге тантанада бикиактив катнаштылар.11 В Сибур сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабирова Л.А. )шәһәр мэры Муллин Р.Х белән бергә сирень куаклары утыртуда катнаштылар.Бәйрәм концертында безнең гимназиябезнең сәнгать мәктәбе укытучылары, укучылары бик актив катнаштылар.Бәйрәм бик матур узды.
-
Апуш үзәк балалар китапханәсендә кунакта 20.09.2023

1 нче б сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шафикова Г.Ш.) Апуш үзәк балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Китапханә хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен квест, мастер-класслар һәм кызыклы эстафета әзерләделәр. Балалар китапханәдә тәртип кагыйдәләре белән таныштылар, күңелле котятлар таркаткан китапларны киштәләргә урнаштырып куйдылар. Очрашу ахырында балаларга татар һәм рус телләрендә буклет, календарь, дәфтәрләр тапшырылды.Балаларга китапханәдә бик ошады.
-
Түбән Камада "Ковер" яшьләр үзәгендә 19.09.2023

19 нчы сентябрь көнне Түбән Камада "Ковер" яшьләр үзәгендә Россия кызыл крестыннан беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс узды. Проект "Татнефть" хәйрия фонды ярдәмендә инициализацияләнде. Олег Евгеньевич мәктәп укучыларына тактик медицина элементлары белән беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәтте.Безнең гимназия укучылары әлеге мастер-класстан кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алып кайттылар.
-
"Школа ответственного родительства" 16.09.2023

16 нчы сентябрь көнне, безнең гимназиянең 7нче сыйныф әниләре, Дарья Николаевна белән бергә "Школа ответственного родительства" дигән курс тыңлап кайттылар.











