• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: school14n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 62 педагога Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Фән һәм мәгариф йолдызы...

Опубликовано: 27.03.2018

Киләчәккә карап җилдерик, әй,

Таныш моңнар чыңлый дугада.

Туган телем безгә кодрәт бирә,

Анам теле хәер-догада.

Телебез һәм милләтебез бик авыр вакытлар кичерә. Ләкин әле тарих алдында тотасы сынауларыбыз шактый күп. Халык та теле, милләте турында күбрәк уйлана башлар...

Халыкның тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтен, шигъриятен, фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булучанлыгын мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы ул, Туган тел!

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Шул максатны күздә тотып үткәрелгән ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс конкурсыннан без дә читтә калмадык.  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән әлеге конкурста  безнең лицей укытучысы – Мифтахова Эльмира Флур кызы  катнашып,  конкурсның I-II турын уңышлы узды.  26 нчы март көнне исә Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә конкурсның III туры булып үтте. Төп таләп - 20 минутлык мастер-класс күрсәтү иде. Укытучы  тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып, “Матурлык” темасын тәкъдим итте. Эльмира Флур кызы килеп туган проблемалар һәм аларның чишелү юлларын  критик фикерләү технологиясенең төрле алымнары аша күрсәтте. Методлар үзләренең кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәгә эшләве белән аерылып торды. Шушы ук конкурска килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары  төрлечә фикер йөртеп, проблеманы чишү өчен бу алымнарның файдалы булуын практикада  оста итеп күрсәтә алдылар.

Алдагы турда укытучыга 25 минутлык дәрес фрагментын күрсәтергә кирәк иде, анысын да уңышлы үтте безнең Эльмира Флуровна! Нәтиҗәдә, “Белем бирүдә традицияләр һәм яңалыкка омтылыш” номинациясендә  җиңүче дип табылды.

Сабырлык – кешене сынаучы төп сыйфат. Ә киләчәк тормышка көн дә бер адым атлап, максатыңа ирешү – булдыклылык. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына хас булган барлык уңай сыйфатларны да үзенә туплаган югары квалификация категорияле тырыш укытучы ул  Эльмира.

Яңа технологияләр өлкәсендә алган белемнәрегез югары үрләр яуларга ярдәм итсә, без бик шат булыр идек. Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллега! Алдагы көннәрегез бүгенгедәй җитез, өлгер, күңелегез чиста, теләкләрегез изге булып калсын. Сезнең өчен иң кадерле булган гаиләгез һәрвакыт тулы, имин яшәсен. Исәнлек һәрвакыт юлдашыгыз булып озата йөрсен. Һәрчак көннәрегез якты, йөзләрегез нурлы, эшләрегез нәтиҗәле булсын!

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей