Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Бөтенрәсәй “Илһам” яшь язучылар бәйгесе
Опубликовано: 02.04.2018Шигырь! Ул нәрсә? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп яши. Саргаюны, картаюны белми яши. Югыйсә шигырь − бер тәртип белән килгән сүзләр тезмәсе генә. Әмма нинди сүзләр!
Чынлап та, сүз − искиткеч могҗизалар тудыра алучы, зур тәэсир итү көченә ия булган корал. Ә корал белән сак эш итәргә кирәк. Шуңа күрә соңгы вакытта сүз сафлыгын саклауга, сүзләргә сакчыл караш тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә, төрле чаралар үткәрелә.
2 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенрәсәй “Илһам” яшь язучылар конкурсының зональ сайлап алу туры үткәрелде. Бәйгедә безнең лицейдан 3Н сыйныфы укучысы Гыйләҗев Данис “Түбәтәй” шигыре белән катнашты (укытучысы Нуртдинова Ч.М.) Данис әле кечкенә булса да берсеннән-берсе матур шигырьләр язарга тырыша, билгеле инде, аңа бу эшендә әти-әнисе булыша.
Сүзләр! Газизләрдән газиз әткәм-әнкәм телеңдәге − Бөек Татар телендәге сүзләр! Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә җиһандагы барлык кешеләрне бары тик гүзәллеккә һәм изгелеккә генә өндәп торсыннар иде!
Даниска, ата-анасына, укытучысына рәхмәтебезне әйтеп, аларга алга таба да уңышлар теләп калыйк, иҗат чишмәләрегез саекмасын!
Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей














