Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Без бергә” Республикакүләм фестивале
Опубликовано: 24.03.2018Курайчылар курай уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса...
23-24 нче мартта И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда “Без бергә” Республикакүләм фестиваленең укучы балалар арасында муниципаль туры үткәрелде.
Бу бәйгедә 14 нче лицейның 4 Н сыйныфы укучылары “Инструменталь ансамбль” номинациясендә актив катнашты: 6 укучыдан ансамбль оештырылды, укучылар ансамбльне “Таң җилләре”дип атадылар. Ансамбльнең репертуарында “Ак бүре”, “Туган тел”көйләре аһәңле яңгырады, курай моңнары бөтен залга таралды. Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының һәм укучыларыбызның тырышлыгы аркасында 14 нче лицейның ансамбле I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Шмелева Ләлә Габделбәр кызына; төрледән-төрле бәйгеләрдә укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей














