Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Көйле, моңлы татар җыры - 2018” бәйгесе
Опубликовано: 16.03.2018Сандугач буласың килсә
Шигъриятнең талында,
Моң чишмәсе ургып торсын
Нәни йөрәк-җаныңда...
16 нчы мартта 14 нче лицейда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры - 2018” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде. Анда 14, 24 нче лицей; 2, 13, 35, 25, 32 нче гимназияләр; 31, 33, 27, 19, 5, 7, 20, 21, 29 нчы мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективларының хор (7-8 нче сыйныфлар арасыннан бик яхшы җырлаучы сыйныф коллективлары) һәм ансамбльләре тыңланды.
Бәйгедә 14 нче лицейдан 7 г ,8 ю сыйныфы укучылары“Туган авылым” - Р. Кәримов сүзләре, Рөстәм Яхин көе; “ Түбән Кама миләшләре” – М. Хафизов сүзләре, Фәһим Шәехов музыкасына язылган җырлар белән катнаштылар.
Ансамбльдә 3 укучы чыгыш ясады: Титова Карина (7н), Гончарова Анастасия (8б), Лотфуллина Лиана (8б), аларның репертуарында “Туган як” – В. Фәттахова сүзләре һәм музыкасы, татар халык җыры - “Сафия такмаклары” бик оста башкарылды.
IY этап – шәһәркүләм йомгаклау туры (2018 нче елның 27 нче апрелендә) И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырыла. Бәйгедә һәр төбәкнең 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлары арасында җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары һәм ансамбльләр арасыннан җиңүчеләр катнашачак.
Кадерле укучылар! Сынатмассыз, зур җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә ышанып калабыз!
Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.
Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина
К списку новостей














