Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Заман таләпләре белән бергә атлый...
Опубликовано: 15.12.2017Киләчәккә юл тотканда, безнең төп таянычыбыз бер генә – ул да булса, белемгә нигезләнгән Акыл.
Дамир Исхаков.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Шул максатны күздә тотып үткәрелгән “Ел укытучысы – 2018 ” конкурсыннан без дә читтә калмадык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән әлеге конкурста безнең лицей укытучысы – Мифтахова Эльмира Флур кызы катнашып, сайлап алу турын узды. 6 нчы декабрь көнне исә конкурсның беренче туры булып үтте. Төп таләп - 20 минутлык мастер-класс күрсәтү иде. Укытучы аны “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проблемалы укыту технологиясен куллану” дигән методик тема буенча үткәрде. Эльмира Флур кызы килеп туган проблемалар һәм аларның чишелү юлларын критик фикерләү һәм Ә.З.Рәхимов технологиясе аша күрсәтте. Методлар үзләренең кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәгә эшләве белән аерылып торды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Сәйфуллина Л.З., Насыйрова М.С., Гыйльмуллина Г.Р., Идиятова Р.М., Исмәгыйлева Г.Р., Вәлиуллина Л.Д., Габилуллина Н.И. төрлечә фикер йөртеп, проблеманы чишү өчен бу алымның файдалы булуын практикада оста итеп күрсәтә алды.
Алдагы турда укытучыга 25 минутлык дәрес фрагментын күрсәтергә кирәк иде, анысын да уңышлы үтте безнең Эльмира Флуровна! Нәтиҗәдә, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә 2 нче урынга лаеклы булды ул!
Яңа технологияләр өлкәсендә алган белемнәрегез югары үрләр яуларга ярдәм итсә, без бик шат булыр идек. Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллега!
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей














