Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Роберт Миңнуллин-яраткан балалар шагыйре”
Опубликовано: 22.02.201822 нче февраль көнне 9 нчы В сыйныфында “Роберт Миңнуллин-яраткан балалар шагыйре” темасына ачык чара үтте. Сыйныф өч төркемгә бүленеп эшләде. Беренче төркем шагыйрьнең тормыш юлы буенча материал туплап, Роберт Миңнуллинның тормышы, гаиләсе белән таныштырдылар. Икенче төркем иҗатына күзәтү ясап, эшчәнлек өлкәләре буенча чыгыш ясады. Өченче төркем укучылар шагыйрьнең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә яттан сөйләделәр. Кичәне йомгаклап укучылар Роберт Миңнуллинның талантлы, күпкырлы эшчәнлекле бөек шәхес булуын күрсәттеләр. Ул лирик шагыйрь да, балалар шагыйре дә, юмор остасы да, халык шагыйре дә, шуңа өстәп әле публицистик юнәлештә иҗат итә, дәүләт эшләрен башкара.
Мондый чаралар үткәрү балаларда милли үзаң, горурлык хисләре уяту , үзләре башкарган эш өчен җаваплылык хисләре тәрбияләүдә мөһим роль үти.
К списку новостей














