• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: school14n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 62 педагога Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Көйле, моңлы татар җыры - 2018” бәйгесе

Опубликовано: 27.04.2018

Сандугач буласың килсә

Шигъриятнең талында,

Моң чишмәсе ургып торсын

Нәни йөрәк-җаныңда...

27 нче апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең  Х нчы шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде. Бу бәйге Түбән Кама муниципаль районы   мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә уздырылды. Гала концерттта 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлар арасында җиңүче дип табылган  сыйныф коллективлары хор  белән катнашты; ансамбльләрнең чыгышлары тыңланды.

Чыгышлардан соң зал түземсезлек белән бүләкләү тантанасын көтте... I, II, III  урыннар алган ансамбльләрне һәм хор коллективларын бүләк алырга сәхнәгә берәм-берәм чакырып тордылар. Һәм, ниһаять, быелгы бәйгенең дә җиңүчеләре билгеле.

14 нче лицейның  ансамбленә I нче дәрәҗә лауреат Дипломы тапшырылды (җитәкчесе: Короткова Инга Валентиновна). Гала концертта 14 нче лицей ансамбле -  Лотфуллина Лиана, Гончарова Анастасия (8б), Титова Карина (7н)  - “Сафия такмаклары”н сәхнәдә оста итеп һәм профессиональ башкаруы белән күпләрне сокландыра алгандыр, мөгаен, чөнки ансамбльнең репертуары да уңышлы алынган, сәхнә костюмы да дөрес сайланган иде.

Лицеебызның  хор коллективына (8ю, 7г)  “Көйле, моңлы татар җыры – 2018” муниципаль район бәйгесенең “Туган телем – җырлы тел” номинациясендә җиңгәне өчен Диплом тапшырылды (җитәкчеләре: Короткова И.В., Малиновская О.Н.)

Без Көйле, моңлы татар җыры - 2018” муниципаль район бәйгесен оештырган Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе  татар җанлы Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка  бик тә рәхмәтлебез, чөнки аның ярдәме белән  2013-2014 нче уку елында башлангыч сыйныф укучылары өчен 12, 2015-2016 нчы уку елында 7-8 нче сыйныф укучылары өчен 10, узган уку елында башлангыч сыйныф укучылары өчен 3 пар милли кием тектерә алдык.

Шулай ук музыка укытучысы Короткова Инга Валентиновна,  татар теле укытучылары Насыйрова М.С., Вәлиуллина Л.Д., сыйныф җитәкчеләре Малышева Т.С., Кирина Е.В., Шашина Л.И., Гатауллина Г.Ф., бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.

Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина



К списку новостей