• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: school14n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 62 педагога Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Туган тел ункөнлеге

Опубликовано: 21.02.2019

14 нче лицейда 11 февральдән  21 нче февральгә кадәр Туган тел ункөнлеге үткәрелде. Декадага әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә укытучыларыбыз актив катнашты һәм алар тарафыннан 15  ачык  чара күрсәтү планлаштырылды. Быелгы декаданың  да темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән: “Их именами названы улицы нашего города”, «Җәлил һәм җәлилчеләр”,  “Мы все такие разные, но мы – вместе”, “Что? Где? Когда?”, “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә”, “Мы единством и дружбой народов сильны”, “Дорога добра”, “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем”.

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып, 15 нче февральдә герой-шагыйрьнең тууына 113 тулу уңаеннан, актлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Насыйрова Ф.М. тарафыннан «Җәлил һәм җәлилчеләр” дигән  зур чара үткәрелде. Алып баручылар ролен Нуриәхмәтова Лилия (11б), Имаев Артур (11б), Гарданова Айсылу (11б) бик оста башкардылар. Сәхнәдә бер-берсен талантлы  укучыларыбыз алмаштырып торды.

Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, җыр-моңга һәм, гомумән, мәдәниятебезгә карата  мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып,  Хәкимова В.Г .,  Идиятова Р.М. 2 нче д сыйныфы укучылары белән 20 нче февральдә “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дигән класстан тыш чара күрсәттеләр. Һәр чыгыш ныклап уйланылган: шигырь, җыр, бию милли киемнәрдән башкарылды. Милли киемнәр (татар, рус, әзербәйҗан, таҗик халык киемнәре) укучыларыбызга бик тә килешле иде. Ә инде балаларның  өстәмә белем бирү педагогы Әмируллин Дилшат Мирсаяхович белән бергәләп курайда уйнаулары һәркемне сокландырды.

Декада 21 нче февральдә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дип исемләнгән кичә белән тәмамланды. Актлар залы укучылар, укытучылар белән шыгрым тулы иде... Бу юлы  кичә җыр-бию, шигырь белән үрелеп барды.  Укучыларыбыз концерт номерларын төрле телләрдә башкарды.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: без күпмилләтле Татарстан җирендә яшибез, башка халыкларның гореф-гадәтләре, җыр-биюләре безгә ят түгел, укучыларыбыз аларны рәхәтләнеп өйрәнә һәм матур итеп башкара. Кичәдә без мәктәбебезнең талантлары – җыр-моңга, биюгә гашыйк укучыларына сокланып утырдык. Бу бәйрәм барыбызның да күңелендә озак сакланыр.

 Н.И.Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей