Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | school14n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1104 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 62 педагога Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Яшәү мәгънәсе...
Опубликовано: 05.03.20195 нче март көнне 14 нче лицейның актлар залында Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбезгә кунак булып Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең методисты Резеда Раиф кызы Исмәгыйлева, Халыклар Дуслыгы йортының директоры Хафизов Васыйл Фаиз улы да килгән иде.
Актлар залы укучылар, укытучылар белән шыгрым тулы. Кичә җыр (“Казан кичләре”, Садеев Ислам, 10а; “Гармун алый әле, дуслар” Лотфуллина Лиана, 9б; “И Туган тел”, Гыйльметдинова Айсылу, 9г) һәм шигырьләр (Наҗар Нәҗми “Татар теле”, Тимофеева Валерия, 4а; “Кем җырлады?”, Нуриәхмәтова Лилия, 11б) белән үрелеп барды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызының сәхнәдән “Ана белән кыз” әсәреннән өзек укуы укучыларга үрнәк булды, күпләрне сокландырды...
Кичәгә әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Насыйрова М.С., Мифтахова Э.Ф., Гыйльмуллина Г.Р. актив катнашты. Алып баручылар ролен Нуриәхмәтова Лилия (11б), Иксанов Адель (10а) бик оста башкардылар. Сәхнәдә бер-берсен талантлы укучыларыбыз алмаштырып торды: 5б сыйныфы укучылары Сөләйманова Айсет, Насыйбуллина Зәлия, Сәләхетдинова Динә язучының балачагы турында сөйләделәр, 8в сыйныфы укучылары Пулатова Диләрә, Фәрхетдинова Лаура язучының Казан чорын яктырттылар, 9г сыйныфы укучылары Вахитов Илфар, Кәлимуллина Адилә сугыш чорына тукталып үттеләр. Совет чорын Н.Лилия һәм И. Адель бик үтемле итеп җиткерә алдылар.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, җыр-моңга һәм, гомумән, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып үткәрелгән әдәби-музыкаль чараның, һичшиксез, тәрбияви роле зур. Бу бәйрәм барыбызның да күңелендә озак сакланыр
Н.И.Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей














