Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №21» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының"21 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423584, г. Нижнекамск, ул. Мурадьяна, д. 18а |
| Телефон: | +7(855)-536-61-40 |
| E-Mail: | school21n-kamsk@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ № 21" НМР РТ |
| Руководитель: | Сираев Ильнар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 707, из них 2 обучающихся -иностранные граждане |
| У нас учат: | 33 |
Новостной блок СОШ №21
Нәби Дәүли – үлемсез язучы
Опубликовано: 17.04.20152015 нче елның 17 нче апрелендә 21 нче урта мәктәпнең актлар залында Россия Федерациясендә Әдәбият елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында язучы, публицист Нәби Дәүлинең тууына 105 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Кичәнең төп максаты: сугыш елларында яшәгән һәм иҗат иткән язучылар иҗатын искә төшерү, аларның батырлыгын мәңгеләштерү. Чарага 20 нче микрорайон ветераннары, аксакаллар Шурасы, 38 нче китапханә хезмәткәрләре чакырылган иде.
Чарада мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм 4, 8, 10 сыйныф укучылары катнашты. Шунысы мөһим: язучы иҗаты турында мәктәп программасында мәгълүмат аз бирелә. Кичәгә язучының аянычлы тормыш еллары һәм иҗат юлы турында яңа белешмәләр презентация аша күрсәтеп барылды. Концлагерь тормышын чагылдырган “Яшәү белән үлем арасында”автобиографик әсәрдән өзекне 10 нчы сыйныф укучылары башкарды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары 2 тавышка башкарган “Солдатлар” җырын тамашачылар җылы кабул итте.
К списку новостей














