Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | Svc.Nk@tatar.ru; vchelni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 61 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
1 сентябрь-Белем көне! 01.09.2022

1 сентябрь-Белем көне! Китаплар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен безнең мәктәп ишекләре бүген яңадан ачылды!
1 сентября - День знаний! Праздник книг, цветов, друзей, улыбок, света! Сегодня двери нашей школы вновь распахнулись, чтобы дать старт новому учебному году!
-
Мәктәпне ачу тантанасы 31.08.2022

Кичә көтеп алынган капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Безнең шатлыгыбыз белән уртаклашыр өчен Түбән Кама районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Галим улы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айзирәк Рәмзин кызы, Түбән Кама шәһәренең Бердәм Россия партиясе җитәкчесе Дмитрий Анатолий улы, ООО “Диалог” оешмасы җитәкчесе Урал Тимерхан улы, Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Вәдүт улы, әти-әниләр, хезмәт ветераннары һәм авылдашлар килгән иде.
Бәйрәм мәктәп алдында башланып, аннары актлар залында дәвам итте. Тантаналы өлеш тәмамлангач, мәктәп коллективы барча килгән кунакларны, җитәкчеләрне һәм авылдашларны чәй табынына дәште.Вчера после долгожданного капитального ремонта состоялось торжественное открытие школы. Поделиться нашей радостью пришли заместитель руководителя исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района Альфред Галимович, заместитель начальника управления образования Айзиряк Рамзиновна, руководитель партии Единая Россия г. Нижнекамска Дмитрий Анатольевич, руководитель ООО “Диалог” Урал Тимерханович, глава Краснокадкинского сельского поселения Багданур Вадутович, родители, ветераны труда и односельчане.
Праздник начался перед школой, затем продолжился в актовом зале. По окончании торжественной части коллектив школы пригласил всех гостей, руководителей и односельчан на чаепитие. -
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе 31.08.2022

30 август көнне "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Филиппов Д.А. 1 нче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары бүләк итте.
30 августа в рамках акции" Помоги собраться к школе руководитель партии "Единая Россия" г. Нижнекамска Филиппов Д. А. подарил первоклассникам учебные принадлежности.
-
Алабуга шәһәренә сәяхәт 19.08.2022

Мәктәп коллективы хезмәткәрләре һәм бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез өчен мәктәп профсоюзы Алабуга шәһәренә сәяхәт оештырды.
Алабуга - меңьеллык тарихы булган, бөтен дөньяга танылган, Чулман буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Эскурсоводыбыз безне шәһәр белән таныштырды, шәһәрнең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләде. Шәһәрнең матур тарихи урамнарын узып, беренче тукталышыбызга килдек. Ул - халык арасында “Шайтан каласы” дип йөртелә торган серле таш манара. Экскурсоводыбыз сөйләвеннән без әлеге урынның бик күп серләр туплавын, әлеге көнгәчә ул серләрнең ачылып бетмәвен аңладык. Аннан сәяхәтебез Шишкин буаларында дәвам итте. Мондагы табигатьнең матурлыгын сүзләр белән генә язып бетерә торган түгел. Алга таба юлыбыз – шәһәрнең музейларына бару. Туган якны өйрәнү, М. Цветаева, И.И. Шишкин, Дурова музейларында булдык. Алабуга шәһәренә сәяхәтебез бездә бары уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
Республиканский форум педагогических работников и управленческих кадров, посвящённого развитию национального образования в РТ 17.08.2022

Директор школы Ахтямов Ф.Г. принял участие в работе Республиканского форума педагогических работников и управленческих кадров, посвящённого развитию национального образования в РТ, который состоялся в полилингвальном комплексе "Адымнар" г. Казани. В ходе работы форума были обсуждены актуальные проблемы в области изучения татарского языка.
Мәктәп директоры Әхтәмов Ф.Г. Казан шәһәренең "Адымнар" полилингваль комплексында узган Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерүгә багышланган педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы эшендә катнашты. Форум эше барышында татар телен өйрәнү өлкәсендәге актуаль проблемалар турында фикер алыштылар.
-
Республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу» 25.07.2022

Внимание!
Уважаемые родители, ученики, жители Краснокадкинского СП, объявляется Республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу». Приглашаем Вас принять участие!
Акция направлена на оказание адресной социальной помощи детям из малообеспеченных, многодетных семей, из семей, попавших в трудную жизненную ситуацию.
Мы ждём всех неравнодушных по адресу: с. Верхние Челны, ул.Молодёжная, д.5
Игътибар!
Хөрмәтле ата-аналар, укучылар, Кызыл Чапчак авылы җирлегендә яшәүчеләр, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе башланды. Сезне катнашырга чакырабыз!
Акция аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге балаларга, авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Без битараф булмаган барлык кешеләрне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Югары Чаллы авылы, Яшьләр урамы, 5 йорт.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме-2022/ Последний звонок -2022 25.05.2022

Бүген 2011 елда беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән Энҗе, Илһамия һәм Булат өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Сыйныф җитәкчеләре Туктамышева Р.Х. белән алар укыткан укытучылары, укучылар һәм авыл халкы өчен чын мәгънәсендә матур бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Шулай ук 9нчы сыйныф укучылары да (кл.җит. Киямутдинова И.Г.) чыгарылыш сыйныф буларак әлеге бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән тулыландырды.Бүгенгесе көндә олы юл чатында торган укучыларга олуг язучыбыз Фәнис Яруллин сүзләрен җиткерәсем килә:
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш.
Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр.
Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек.Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.
Хәерле ак юл сезгә, балалар! -
"Эшкә, укырга велосипед" белән акциясендә катнашучыларны бүләкләү 21.05.2022

Кичә узган "Эшкә, укырга велосипед" белән акциясендә катнашкан укучыларга әлеге чараның төп оештыручысы, депутат Рәис Шаехов күчтәнәчләр биреп китте.
-
Акция "На работу, на учебу на велосипеде"/ "Эшкә, укырга велосипед белән" акциясе 20.05.2022

Бүген, 20 май - җомга көнне, Түбән Кама муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе уза.
Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.
Узган ел «Эшкә велосипедта» акциясе Россия Федерациясенең 35 субъектында узган. Аңа 400дән артык компания кушылган, алардагы хезмәткәрләрнең гомуми саны 1 миллионнан артык кеше тәшкил иткән. Әлеге акция безнең районда елга ике тапкыр уздырыла.
Безнең мәктәп коллективы һәм укучылары да әлеге акциядән читтә калмады, актив рәвештә катнаштылар.
Барлыгы 17 укучы, 9 хезмәткәр велосипедта килделәр. -
Республиканский открытый конкурс творческих работ "Мы победили!" 16.05.2022

Ученик 7 класса Каюмов Аскар стал призером III Республиканского открытого конкурса творческих работ "Мы победили!" в номинации "Война - особо тяжкий случай". Руководитель - учитель русского языка и литературы Киямутдинова Г.Г.










