Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Адоратского, д. 36А |
Телефон: | +7(843)-521-87-88;+7(843)-522-55-88 |
E-Mail: | G13.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №13" |
Руководитель: | Галлямутдинова Лейсан Гарифзяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 384 учащихся, из них 24 иностранных граждан |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №13 с татарским языком обучения» Ново-Савиновского района г.Казани/ Казан шәһәре Яңа Савин районының "Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Халыкара Туган телләр көненә багышланган милли фестиваль 21.02.2022
Халыкара Туган телләр көненә багышланган милли фестиваль
21 нче февраль – Халыкара Туган телләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген гимназиябездә “Гимназия – дуслык иле, һәр укучы – аның гөле” дип исемләнгән милли фестиваль үткәрелде. Һәр сыйныф республикабызда яшәүче билгеле бер милләт мәдәниятен тәкъдим итте. Укучылар үз туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли биюләр биеделәр. Шулай ук милли киемнәр һәм милли ризыклар күргәзмәсе оештырылды. Үсеп килүче буында милләтпәрвәрлек, туган телгә хөрмәт һәм үз милләтең, телең белән горурлану хисен тәрбияләүдә мондый чараның әһәмияте зур.
Национальный фестиваль, посвященный международному
дню Родных языков
21 февраля – Международный день Родных языков. Сегодня в гимназии прошел национальный фестиваль, посвященный этой памятной дате. Каждый класс представил определенную национальность, проживающую в нашей республике. Ученики рассказали стихи, спели песни на своем родном языке, исполнили национальные танцы. Также была организована выставка национальных костюмов и национальной кухни.
-
Илһам Шакировны искә алу 17.02.2022
Илһам Шакировны искә алу
Февраль ае халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның туган ае. 1а сыйныф укучыларына сыйныф сәгатендә бөек шәхесебезнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде. Аның тарафыннан башкарылган җырлар тыңланылды. Соңыннан укучылар Илһам Шакировка кушылып “Туган тел” җырын башкардылар.
-
Герой Муса Джалиль 15.02.2022
В мировой литературе много поэтов, обессмертивших свои имена. Но можно сосчитать по пальцам одной руки таких, как Герой Муса Джалиль, увековечивший своё имя стихами и песнями, написанными в фашистских лагерях, и смертью-подвигом. В рамках мероприятий посвященных Героя Советского Союза Мусы Джалиля в 3 Б классе прошел классный час, на котором учащиеся узнали о непростой биографии поэта, о его творчестве , и его знаменитой " Моабитской тетради".
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап 15.02.2022
15 нче февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең иҗатына багышлап рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
-
15 нче февраль- герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2022
Бүген 2 нче А сыйныф укучылары белән патриот –шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Якупова Х.З. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, тыныч тормышта һәм моабит төрмәсендә язган шигырьләре белән таныштырды. Куркин Артур Муса Җәлилнең “Дустыма”, Хузин Фаяз “Маэмай” шигырен сәнгатьле укыдылар.
-
Тематический классный час 15.02.2022
Сегодня в 4Б классе прошёл классный час, темой которого был великий татарский поэт М.Джалиль. Дети рассказали любимые стихи поэта, вспомнили о непростой жизни Мусы Джалиля.
-
Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате 15.02.2022
2022 елның 15 февралендә 4 а сыйныфында, бөек татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, кырыс фронт көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакытлар турында искә төшерделәр.
-
Муса Җәлилне искә алу 15.02.2022
Муса Җәлилне искә алу
15 нче февраль – герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 1а сыйныфында класс сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрнең шигырләрен укыдылар, рәсемнәр ясадылар.
15 февраля – день рождения поэта- героя Мусы Джалиля. В 1а классе прошёл классный час. Ученики познакомились с биографией и творчеством поэта. Дети читали стихи и рисовали к ним иллюстрации.
-
Ф. Яруллин иҗатына багышланган II республика фәнни-гамәли конференциясе 15.02.2022
Ф. Яруллин иҗатына багышланган II республика фәнни-гамәли конференциясе
15 нче февраль көнне Казан шәһәренең 103 нче мәктәбендә Татарстан республикасы халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк” исемле II республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Гимназиябезнең туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы Шәгәрәева Алинә Илсур кызы җиңүче, 9 нчы сыйныф укучысы Кашапова Динә (җитәкчесе Садриева Халидә Габдулахатовна) призер булдылар. Җиңүчеләрне күренекле шагыйрьләр Марат Закир һәм Рифат Сәләх истәлекле дипломнар белән бүләкләделәр.
15 февраля состоялась II республиканская НПК имени Фаниса Яруллина. Учительница родного языка и литературы нашей гимназии Шагараева Алина Ильсуровна стала победителем, а ученица 9 класса Кашапова Дина (рук.Садриева Х.Г.) стала призёром конференции.
-
Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел 02.02.2022
Сталинград сугышында җиңүгә 79 ел
2 нче февральдә Сталинград шәһәрен немец илбасарларыннан азат итүгә 79 ел булды. Бу көнне гимназиябезнең 2 А сыйныф укучылары искә алдылар. Аларга сыйныф җитәкчеләре Сталинград шәһәренең 200 тәүлек буе камалышта торуын, фашистларның бомбага тотып шәһәрнең ярты халкын кырып бетерүен, ә совет гаскәрләренең һәр йорт, һәр урам өчен сугышып ,шәһәрне фашистлардан азат итүе турында сөйләде.
Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сугышның беркайчан да булмавын теләделәр.
В России отмечают 79-ю годовщину победы советских войск в Сталинградской битве.
2 февраля – день разгрома немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. Сталинградская битва — одна из крупнейших в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Она длилась 200 дней: началась 17 июля 1942 года и закончилась 2 февраля 1943 года.
В честь этого во 2А классе провели классный час.