муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Сөмбелә-2019" бәйрәме 29.10.2019

Тышта алтын - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.
Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.
Сөмбелә гарәп теленнән “башак”, “иген” дип тәрҗемә ителә. Акбүре мәктәбендә дә 1-5 нче сыйныфлар арасында “Сөмбелә бәйрәме-2019”үтте. Укучылар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар.
Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. Укучылар да, укытучылар да канәгать булып, өйләргә таралышты.
-
"Көзге бал" бәйрәме. 29.10.2019

Акбүре төп гомуми белем мәктәбендә барысы да көтеп алган һәм яраткан «Көзге бал» бәйрәме узды. Бу бәйрәм елның иң матур чоры-көзгә багышланган.
Катгый һәм гадел жюри хөкеменә 6-9 сыйныф укучылары тәкъдим ителде. Конкурсның программасы кызыклы һәм төрле иде. Балалар җырлар җырладылар, Көзге кул эшләрен тәкъдим иттеләр, ә иң истә калырлык «Көзге костюм»конкурсы булды. Яшь модниклар чыгыш ясаган киемнәр көзгедәге кебек гадәти булмаган һәм матур. Программа ахырында жюри чыгыш ясаучыларны бәяләде, төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырды. Чара чәй эчү һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
-
"Бердәмлек көне" 29.10.2019

Бүген – беренче чиректә укуның соңгы көнендә Акбүре төп белем мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Парламент дәресе-2019 23.10.2019

Бүген мәктәптә Акбүре авыл җирлеге башлыгы, Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутаты Җ.М.Җәләлетдинов гражданнарның үзара салымына багышланган Парламент дәресе үткәрде.
-
Бөтен дөнья татарча яза! 19.10.2019

Бүген, 19 октябрь, бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә 15 кеше катнашты.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карады. -
Экологический диктант 19.09.2019

18 сентября в школе прошел Всероссийский экологический диктант. В нем приняли участие учащиеся в возрасте от 12 до 16 лет.
Цель диктанта – популяризация экологических знаний среди обучающихся образовательных организаций РФ, воспитание экологически ориентированного поколения граждан.
-
Родительское собрание и разъяснительная работа на тему:"Грипп и его профилактика" с участием представителя ФАП 13.09.2019

-
Бәйрәм белән!!! 01.09.2019

- "SafeTrain-Берегись поезда" 21.06.2019
-
"Волонтерлар - игелек кылучылар" 20.04.2019










