муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Иске Яңа ел белән! 13.01.2017

Безнең Россия Яңа елы әле дәвам итә. Иске стиль буенча аның килүен 13 нче гыйнвардан 14 нче гыйнварга каршы төндә билгеләп үтәләр.
Крещениега кадәр Раштуаның беренче көннәреннән Святки бара. Бу күңел ача, бәйрәм итә торган вакыт, әмма акыллы һәм файдалы итеп. Элекке заманнарда яшьләр бу көннәрдә күңел ачарга яраткан. Шаяртулар, такмаклар, юраулар белән гыйнвар көннәре узган.
Барыгызны да Иске Яңа ел белән котлыйбыз. 2017 нче елда сәламәт, көр күңелле һәм бәхетле булыгыз.
-
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләрене» һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз. 12.01.2017

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләрене» һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз.
-
"Тыюлыклар һәм милли парклар көне" 11.01.2017

11 нче гыйнвар - илебездә тыюлыклар һәм милли парклар көне итеп билгеләп үтелә.
Тыюлыклар - саклык чаралары көчәйтелгән табигый территорияләр - бүгенге көндә, кыргый табигать һәм хайваннар дөньясын, аз гына өлешен булса да, үлемнән саклап калуның бердәнбер чарасы.
Шушы вакыйга өчен 11 нче гыйнвар көне юкка гына сайланмаган. Нәкъ 100 ел элек шушы көнне беренче тапкыр илебездә Баргузин тыюлыгы ачыла.
Хәзерге көндә илебездә 33 миллион гектар мәйданны биләп торучы 100 тыюлык һәм 7 миллион гектар мәйданны алып торучы 35 милли парк бар.
Укучылар сыйныф сәгатьләрендә шушы көннең тарихы, илебездәге кайбер тыюлыклар һәм милли парклар белән таныштылар. -
10 нчы гыйнвар - Олуг Корбан көне 10.01.2017

-
3 нче чирек башланды 09.01.2017

Бүген каникулдан соң беренче уку көне. Укучылар мәктәпкә бик теләп килделәр. 3 нче чирек иң озын чирек булганлыктан, укучыларга бик тырышып, дәрескә нык әзерлек белән йөрергә кирәк булачак.
-
Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, дәүләт эшлеклесе, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 70 яшь (1947) 04.01.2017

-
Лагерь белән хушлашу. 03.01.2017

Бүген балалар лагерь белән саубуллаштылар. "Каникулны исеңдә калдыр" дигән темага рәсем ясадылар, дискотека, концерт номерлары күрсәттеләр, «Веселые снеговики» уеннары уйнадылар.
-
"Чаңгыда, саф һавада" 02.01.2017

Лагерьның алтынчы көне "Әйдә, дус булыйк!" дигән девиз астында үтте. Бергәләп чаңгыда, чанада шудылар, хоккей уйнадылар, кар сыннары ясадылар.
-
50 яшьлек юбилеең белән!!! 01.01.2017

Кадерле хезмәттәшебез, Хәлиуллина Венера Мәүлет кызын, 50 яшьлек юбилее белән белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!Иң изге теләкләр белән , Акбүре төп мәктәбе коллективы!
-
Хуш киләсең, Әтәч елы! 31.12.2016

Хуш киләсең, түрдән уз дип,
Әйтергә дә күңел курка.
Ак карыңнан ак өметләр
Көтелерме тагы юкка?!
Әкиятләргә күп ышанган,
Күп алданган күндәм халык
Яшәр микән бу елда да
Карусызлыкта макталып.
Һәр ел саен күпме түрә,
Матур вәгъдә бирә-бирә,
Дөньялыкның бар ләззәтен
Халык җилкәсендә күрә.
Базар икътисадына да
Тешен кысып түзә халык.
Түземлекләренә син дә
Шаккатырсың, хәйран калып.
Эх, Яңа ел..! Чын әтәчтәй
Гайрәтләнеп уз әле син!
Гади халкым мәнфәгатен
Яклап кулың суз әле син.
Җитәр инде, ел буена
Күп яшәдек маймылланып.
Уяулыкны, аеклыкны
Килсен быел Әтәч алып!
… Теләкләр күп, ашсын гына.
Һәр Яңа ел – үзе өмет!
Уз, Яңа ел, түребездән
Гайрәтле чын әтәч кебек!..









