муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | shkola-akbure@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 17 ученика/бездә 17 укучы укый |
| У нас учат: | 10 преподователи/бездә 10 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Кар шәһәрчеге" ясыйбыз 10.12.2016

Яңа, 2017 нче елны каршы алырга әзерләнеп, Акбүре мәктәбе укучылары, укытучылары "Кар шәһәрчеген" ясыйлар.
-
"9 нчы декабрь-Ватан геройлары көне" 09.12.2016

Бүген Акбүре авыл музеенда 1-9 нчы сыйныфларга Ватан геройлары турында тәрбия сәгате үткәрелде
-
Геройларны искә алу көне 09.12.2016

-
"9 нчы декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне" 09.12.2016

Бүген сыйныф җитәкчеләре 1-9 сыйныфларга "Коррупциягә - урын юк!" дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр.
-
"Билгесез солдат көне"нә күргәзмә оештырылды. 06.12.2016

-
3 декабрь-“Билгесез солдат көне”. 03.12.2016

Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел,3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләнде. Шул максаттан Акбүре авыл музеенда “Билгесез солдат истәлегенә”- музей сәгате үтте. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды. Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән елны, 1966 елның 3 декабрендә Билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла.
-
"Спид - куркыныч авыру" 01.12.2016

Бүген мәктәптә сыйныф җитәкчеләре бөтендөнья спидка каршы көрәш көне уңаеннан 1-6 нчы сыйныфлар өчен “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән темага әңгәмә үткәрделәр, ә 7-9 нчы сыйныф укучыларына “Спидка каршы торыйк!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Шулай ук “СПИД – куркыныч авыру” дигән темага рәсем конкурсы уздырылды.
-
Мәктәбебездә "Әниләр бәйрәме" үтте. 25.11.2016

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
- 14 ноябрьдән бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль туры башланды 15.11.2016
-
9 нчы сыйныфларда ата-аналар җыелышы үтте. 09.11.2016










