муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | Azeevo2012@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Галимова Диляра Маратовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 8 учеников и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Иң якты кояшым син, әнием! "
25.11.2019
Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләребез –җир йөзендә иң газиз кешеләр. Без аларны һәрвакыт яратырга, җылы сүзләр әйтергә, күбрәк булышырга тиеш.
Шушы бәйрәм уңаеннан, без аларны мәктәпкә кунакка чакырдык . Әниләребезне хөрмәтләп балалар шигырьләр сөйләделәр ,җырлар җырладылар,үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.
Көнгә ничә тапкыр “әни”дибез,
Рәхәт тә соң”әни”диюләр.
Сезгә бездән кадер һәм хөрмәт
Күңелләрдә сезгә тик изге теләк.
-
Әлмәт язучылары белән очрашу
22.11.2019
Бүген безнең авыл мәдәният йортында Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрә Минзифа Әхмәтшина һәм Әлмәт районы "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сабирова белән очрашу булды.Шагыйрәләр үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар,шигырьләрен укыдылар.Укучылар белән бик җылы әңгәмә үткәрделәр,балалар белән төрле уеннар уйнадылар.Очрашу бик күңелле узды.
-
"Хезмәт төбе-хөрмәт"
17.11.2019
Бу кичә эшче һөнәрләр елына багышлап үткәрелде.Бәйрәмгә татар авылларыннан озак еллар үз һөнәрләре буенча эшләгән хезмәт батырлары җыелган иде.Алар үзләренең эшләре ,тормыш юллары белән таныштырдылар,яшьлекләрен-күңелле хәтирәләрне искә төшерделәр. Яшь буынга төпле киңәшләрен бирделәр,җылы теләкләрен җиткерделәр.
-
"Көзге каникуллар" башланды 30.10.2019

Бүген укучыларның көзге каникуллары башланды. Ул 6 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Каникуллар ул,әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак.Шушы ял вакыты тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез үтсен дисәк,юлда йөрү кагыйдәләрен ,елга буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Мәктәптә уздырылган ата-аналар җыелышында куркынычсызлык кагыйдәләре ата-аналарга да, балаларга да бик җентекләп аңлатылды,инструктаж журналларына куллар куйдырылды.
Каникулларыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!
-
семинар"Көзге муллык
24.10.2019
Балалар бакчасында районның башлангыч мәктәп укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен катнаш төркем балалары белән ачык шөгыль күрсәттек. Темасы: "Көзге муллык". Максат: балаларны көзге ел фасылы, табигатьтәге үзгәрешләр турындагы белемнәрен камилләштерү. Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү, мәхәббәт тәрбияләү.
-
Акъяр башлангыч мәктәп -балалар бакчасында укытучылар һәм тәрбиячеләр семинары 24.10.2019

Бүген безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары семинары булып узды.Семинарның темасы "Дәрестә инновацион технологияләр кулланып, балаларның сөйләм телен үстерү". Укытучылар һәм трбиячеләр дәресләр үткәреп тәҗрибә алмаштылар, укучылар көче белән әзерләнгән "Көзге мизгелләр" күргәзмәсен, "Сөмбелә" бәйрәмен карадылар,мәктәп музеенда укучыларның чыгышларын тыңладылар.Ахырдан түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды,семинарга йомгак ясалды.Барлык килгән кунаклар да семинардан канәгать булып таралыштылар.
-
Бөтен дөнья татарча яза!
19.10.2019
Бүген Бөтен дөнья буенча татарча диктант язу көне булып узды.Безнең мәктәпнең барлык хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнаштылар.Татарча диктант язуга авыл советы, мәдәният йорты, ФАП хезмәткәрләре дә кушылдылар.
-
Рәхмәт сиңа,Укытучым!
05.10.2019
5 нче октябрь - укытучылар көне.Бу көнне авыл мәдәният йортына түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз, Халикова Рамилә җитәкчелегендә укытучыларга бик матур бәйрәм котлавы бүләк иттеләр. Бу котлау укытучылар күңелендә бик зур дулкынлану хисләре уятты.
Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Хезмәтегез мактауга бик лаек
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга.
Укытучы сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга.
-
Хуш киләсең, Яңа уку елы!
02.09.2019
Яңгырыйдыр һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит син!
Өр-яңа уку елы.
Без мәктәпкә барабыз
Хәерле сәгатьләрдә.
И мәктәбем , өйрәт безне,
Иң матур гадәтләргә!
-
Хуш,башлангычым! 28.05.2019

Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укучымның моңсу карашы
Озату сүзен яза йөрәккә.







