муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | Azeevo2012@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Галимова Диляра Маратовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 8 учеников и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы 20.01.2014

17 нче январь көнне башлангыч мәктәптә, ә 20 нче январь көнне балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышка барлык ата-аналар да килгән иде. Мәктәп тормышы һәм балалар бакчасына яңача түләү турында мәктәп директоры Фархаев Ф.С. таныштырды.
-
Балалар бакчасы ачылу 09.01.2014

Бүген бездә зур бәйрәм. Башлангыч мәктәп бинасының бер өлешендә балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты.Бакчабыз ачылу балалар өчен дә,ата-аналар өчен дә зур бәйрәм булды. Балалар үзләренең концерт номерларын килгән кунакларга бүләк иттеләр. Бакчабыз чиста,иркен.якты булган бүлмәләрдән тора. Заман таләпләренә яраклаштырып эшләнгән мәктәп-балалар бакча комплексын ачуга әти-әниләр. район вәкилләре, авылыбыз җитәкчеләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Чыршы бәйрәме. 24.12.2013

Бар табигать ап-ак кардан
Мамык юрган ябына,
Ә без килдек бергәләшеп
Яшел чыршы янына.
Яңа елкай, балкып кил син,
Шатлык белән генә кил:
Әтиләр дә, әниләр дә,
Бабайләр да, әбиләр дә,
Апалар да, абыйлар да,
Һәм,әлбәттә, сабыйлар да -
Сөенсеннәр генә гел!
Хуш киләсең, ЯҢА ЕЛ !
-
Яңа елны каршылап 17.12.2013

-
Юбиляр әни - 2013 26.11.2013

Әни - иң изге сүз. Мәдәният йортында авылыбызның юбиляр әниләре хөрмәтенә "Юбиляр әни - 2013" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Иң өлкән юбиляр әнигә 90, ә иң яшенә 50 яшь иде. Әни-әбиләрне мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре төрле концерт номерлары белән котлап сөендерделәр, бик кызыклы уеннар оештырдылар.Юбилярлар үзләре дә буш килмәгәннәр. Алар башкаруындагы җырлар,шигырь һәм мөнәҗәтләр бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Әниләр көне"н каршылап!!! 21.11.2013

Һәр елны 26 нчы ноябрьдә бөтен ил буенча “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучылары әниләренә багышлап үз куллары белән бүләккә чәчәк бәйләмнәрен ясадылар.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Рейд 15.11.2013

Укытучылар бу атнада укучыларның өйләрендә булдылар. Балаларның өйдә нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, көндәлек режимны үтәүләрен, өйгә бирелгән эшләрен кем белән һәм ничек әзерләүләрен тикшерделәр, аларның өйдәге тормышларына күзәтү оештырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2013

9 нчы ноябрьдә "Без экстремизмга каршы"дигән темага ата- аналар алдында башлангыч сыйныф укытучысы Галимова З.В. доклад белән чыгыш ясады. Укытучылар укучыларның чирек билгеләре белән таныштырдылар.
-
Мәктәптә көзге өмә 02.11.2013

Бүген безнең мәтәптә көзге өмә оештырылды. Уен мәйданчыгына ком тараттык. Өмә оешкан төстә узды.
-
Бердәмлек көне 30.10.2013

4 нче ноябрь көнне бөтен Россия буенча Бердәмлек көне билгеләп үтелә. Без дә мәктәбебездә укучыларга бу бәйрәмнең тарихын сөйләдек. Бу тарихка кереп калган батырлар белән таныштырдык. укучыларның исләрендә ныграк калсын дип презентация дә кулландык.







