МБДОУ «Шахмайкинский детский сад «Ромашка» Новошешминского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423183, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Шахмайкино, д.44 |
| Телефон: | +7(904)-672-50-06 |
| E-Mail: | garifleysan@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Миннулловна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 18 детей |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ «Шахмайкинский детский сад «Ромашка» Новошешминского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Красный Октябрь "Кояшкай" балалар бакчасында семинарда. 15.11.2019

-
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк.Саф һавада балалар күп уйныйлар,хәрәкәт итә.Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә,җитезлектә,кыюлыкта камилләшә.Саф һавада булу акыл үсешенә дә файдалы.Әйләнә-тирә дөньяны танып белүне үстерү ниятеннән балалар өчен иң кулае-саф һавада булган вакыт. 13.11.2019

-
Акция-Бөтен дөнья татарча яза. "Татарча диктант-2019 " Максат: татар телендә хатасыз язарга өйрәнү,әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 19.10.2019

-
Бүген бакчабызга курчак театры килде.РМЙ хезмәткәрләре рус халык әкияте "ТЕРЕМКӘЙ"не сәхнәләштерделәр. Бик кызык булды.Максат: Балаларда рус халык әкияте “ Теремкәй” аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләү. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү,бер-беренә карата иптәшлелек-дуслык хисләре тәрбияләү. 17.10.2019

-
Акция " Неделя леса-2019". Бу акциянең максаты -балаларга урманда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү, табигатьне сакларга,тирә-юньне пычратмаска, тәрбияле булырга өйрәтә. 07.10.2019

-
27 сентябрь көнне билгеләп үтелгән Тәрбиячеләр көне уңаеннан Чаллы Башы авылы "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы һәм мәдәният йортлары бәйге оештырды. Бәйгедә "Иң җор телле тәрбияче" номинациясендә Баһаутдинова Наилә Вахит кызы җиңү яулады. Бакчабызда тәрбияләнүче Харрасов Риназ матур итеп җыр башкарды. 28.09.2019

-
Балалар санау шөгелен бик яраталар. Тема: "Санау һәм сан"(кабатлау). Максат: рәттән санауны һәм санны аера белү. "Барлыгы ничә? Ничәнче тора?" сорауларына җавап бирүгә ирешү. Гәүдәләрнең уң-сул якларын аера белергә өйрәтү,фикерләү сәләтен үстерү. 18.09.2019

-
Музыкаль тәрбия – педагогикада үсеп килүче буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып карала. Балаларны музыкага өтәрүнең бер формасы булып музыка шөгыле тора.Музыка шөгыле балаларның характеры формалашуга, үз-үзләрен тоту нормасын үтәүгә ярдәм итә. Музыка шөгыле – балаларның матур зәвыгын үстерүче күпкырлы танып белү процессы. Ул музыкаль сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Шәхеснең әхлаки сыйфатларын һәм әйләнә-тирәгә эстетик мөнәсәбәтен формалаштыру. 17.09.2019

-
Бүген 22 авгут көнне бакчабызда Дәүләт флагы көне уңаеннан "Россия флагы - безнең горурлыгыбыз!" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Максат: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү. Балалар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм Дәүләт символлары турында кызыклы фактлар белделәр. 22.08.2019

-
Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, 01.08.2019












