Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420101, г. Казань, ул. Хусаина Мавлютова, дом 13. |
| Телефон: | +7(843)-229-27-14 |
| E-Mail: | detskii.sad369@yandex.ru, madou.369@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 369" |
| Руководитель: | Исмагилова Дания Гаптерахмановна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 170 детей |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 369 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Патриотик тәрбия 07.11.2023

Әхлакый-патриотик тәрбия – катлаулы педагогик процесс. Аның нигезендә әхлакый хисләрне үстерү ята.
Ватан хисе... Балада бу хис гаиләсенә, иң якын кешеләренә - әнисе, әтисе, әбисе, бабасына карата мөнәсәбәттән башлана. Болар барысы да аны туган йорты һәм якын тирәлек белән бәйләүче тамырлар.
Һәр халыкның үз әкиятләре бар, һәм аларның барысы да нәселдән-нәселгә төп әхлакый кыйммәтне тапшырып киләләр: яхшылыкны, дуслыкны, үзара ярдәмләшүне, хезмәт сөючәнлекне. К.Д.Ушинский рус педагогикасы әдәбиятенә “халык педагогикасы” дигән термин керткән. Ул фольклор әсәрләрендә халыкның милли үзенчәлегендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен бай материал күрә.
Шулай итеп, халык авыз иҗаты үз халкының традицияләренә карата мәхәббәт формалаштырып кына калмый, ә шәһеснең патриотик рухта үсешенә ярдәм итә.
Балаларда туган ягы белән кызыксыну һәм аңа карата мәхәббәт тәрбияләү өчен якын тирәлек тә зур мәгънәгә ия. Әкренләп бала балалар бакчасы, үзенең урамы, авылы (шәһәре), ә аннары иле белән дә, аның башкаласы һәм символлары белән таныша.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2023

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
-
Көз бәйрәме 25.10.2023

- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы-суык көннәр бар.
- Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
- Әбиемә, бабама
Күчтәнәчләр, бүләкләр. -
Роберт Миңнуллин иҗаты кичәсе 19.10.2023

Кызык кеше
Бәләкәй чакта мәктәптә
Ул бик әйбәт укыган.
Кызлар белән утырса да,
Бик тәртипле утырган.
Ә шулай да кайчагында
Дәресе калгалаган,
Аннан
Математикадан
«Өчле»ләр алгалаган.
Еларга яратмаса да,
Аны еш елатканнар,
Еш кына елатсалар да,
Үзен бик яратканнар.
Ул әле дә үзен кеше
Ярата диеп белә.
Килешмәсә дә, йөри ул
Эшләпә киеп кенә.
Бик аз сүзле –
Бер дә юкка
Бик көенми ул артык.
Шөгыльләнми спорт белән,
Шуңа бераз юантык.
Бераз гына юан булу
Аңа бик тә килешә.
Кызлар гына, аны күргәч,
Ни өчендер көлешә.
Ул бик озын буйлы түгел,
Һәм бик үк кыска түгел.
Уйнаган була гармунда,
Ләкин бик оста түгел.
Бик оста уйнамаса да,
Ул күңел биреп уйный.
Һәм үзен, ни сәбәптәндер,
Талантлы диеп уйлый.
Балалар аны тиз таный,
Ә күбесе белми дә.
Шигырь укып көлдерә ул,
Үзе никтер көлми дә.
Сәхнәгә бер чыгып басса,
Сибә генә борчакны.
Ул үзе начар да түгел,
Шәп тә түгел ул чаклы.
Ул ипи дә бик ярата,
Үзе үстермәсә дә.
Хәтта кәнфит ашый!
Хәер,
Ансы башка мәсьәлә...
Шундый кызык бер кеше ул!
Кем дисезме?
Мин ул, мин –
Шагыйрь Роберт Миңнуллин.
-
"День пожилого человека" 13.10.2023

Буген безнең балалар бакчасында бездә эшләп киткән өлкән коллегалар белән очрашу узды! Бу кичә һәммәбезнең дә күңелендә җылы хатирә булып калсын!
Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр. -
Qr код для прохождения независимой оценки 29.09.2023

-
Көз 13.09.2023

Сары яфраклар серләшә
Урманда кыштыр –кыштыр:
«Язлар килмәс инде хәзер,
Чиратта салкын кыштыр».
Сирәк-мирәк кенә шунда
Каркылдый ала карга:
«Яфраклар, җиргә төшегез,
Күп калмады ак карга».
Салкын җилләр яфракларны
Йолкып җиргә төшерә.
«Онытмагыз кыш киләсен»,-
Диеп искә төшерә. -
Белем бәйрәме 01.09.2023

Белем бэйрэме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
-
5 августа Международный день светофора 04.08.2023

5 августа отмечается Всемирный день светофора. Этот праздник - прекрасная возможность привлечь внимание детей и взрослых к проблеме безопасности дорожного движения.
С целью формирования и закрепления знаний о правилах дорожного движения и предупреждения детского дорожно – транспортного травматизма, в нашем учреждении был проведен тематический день «Светофор - лучший друг». Дошкольники узнали, когда появился первый светофор и какие бывают виды светофоров, поучаствовали в викторине «Юные знатоки ПДД», побывали в роли полицейского, пешехода и водителя.
В игровой форме дети знакомились и закрепляли знания о светофоре, дорожных знаках, правилах дорожного движения. С детьми старшего дошкольного возраста было проведено развлечение «Путешествие со Светофориком», познавательные игры «Светофор дает советы», «Собери Светофор», чтение книг, рассматривание иллюстраций на тему «Моя улица», «Дорожные происшествия». Также дети проявили свои творческие способности в продуктивной деятельности, делая аппликации и рисуя «Друга – Светофора».
Воспитанники провели день с пользой и получили массу положительных эмоций и хорошего настроения. -
Гаилә – гомер чишмәсе 31.07.2023

Гаилә – гомер чишмәсе дилэр. Бу сүзләр белән һәммәгез дә килешә дип уйлыйм.
Гаилә, Әти-Әни, бала турында күп кенә мәкальләр халыкта бар. Ә сез аларны ишеткәнегез бар идеме?
- Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
- Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
- Ата — беләк,
Ана — йөрәк.
- Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.
- Атаның каны, ананың сөте.
Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.
- Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
- Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!
- Атасы барның бәхете бар.
- Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
- Аю да баласын «йомшагым» ди.
- Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
- Улы барның кулы бар.









