Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 12.03.2015

Бүген мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышны мәктәбебез директоры Рәмзия Усман кызы башлап җибәрде. Көн тәртибендә иң мөһим мәсьәлә: Балык Бистәсе районы Башкарма комитетыннан килгән нигезләмә белән таныштыру һәм шуның нигезендә әти-әниләрдән кергән керемнең күләмен арттыру. Бу мәсьәлә буенча килгән әти-әниләрнең фикерләре тыңланылды. Һәм әти-әниләр керемен артырырга дигән карар бертавыштан кабул ителде.
-
Кешене тәрбияләү
11.03.2015
10 нчы март көнне Спас районы 2 нче номерлы Болгар урта гомуми белем мәктәбендә “Кешене тәрбияләү” республика бәйгесенең зона этабында Г.Х. Гарипова катнашты.
-
Әниләр бәйрәме 11.03.2015

10 нчы март көнне 5 нче сыйныфта "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Балалар әниләрен котлап җырлар җырлады, биюләр биеде, матур бүләкләр тапшырды.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2015

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Сезне, шушы матур бәйрәм, халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!!!
-
Экскурсия 06.03.2015

5 нче март көнне 10 -11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, язгы табигатькә, чаңгыда экскурсиягә чыктылар.
-
Татар кызы - 2015 06.03.2015

Бүген мәктәбебездә "Татар кызы - 2015" бәйгесе булып узды. Анда 5,6,7,8 нче сыйныф кызлары уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйге бик күңелле булды.
-
Бездә әниләр бәйрәме 05.03.2015

6 нчы сыйныф укучылары үзләренең кадерле әниләрен 8 нче март бәйрәме белән котладылар. Аларга концерт номерлары оештырылар, бүләккә кулдан бәйләнгән роза чәчәкләре бирделәр. Бәйрәм мул табын артында узды.
-
Эвакуация 02.03.2015

Эвакуация уңышлы узды.
-
Җиңү!!! 02.03.2015

28 нче февраль көнне балалар иҗат үзәге Казанның кызыклы фән һәм технка йорты белән берлектә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында беренче мәртәбә кәгазь самолет модельләре очырту буенча ярышлар уздырды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышта район мәктәпләреннән сигез команда катнашты.
-
Уррраааа!!! 27.02.2015

Безнекеләр алдынгы!!! Молодцы егетләр!!!!









