Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район,с.Биектау, ул. Сафиуллина, д. 1/ 422665 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Сафиуллина урамы, 1 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-613-26-20 |
| E-Mail: | Sbtau.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Биектауская СОШ" |
| Руководитель: | Камалиева Рамзия Усмановна |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 60 учащихся/ 60 укучы |
| У нас учат: | 21 педагог/ 21 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Биектауская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Биектау урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды 23.06.2015

Республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантаналары башланды. Бу уңайдан Биектау урта мәктәбе дә бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырды. Мәктәбебез директоры Камалиева Рәмзия Усман кызы «Бүген сез өлгергәнлек аттестаты алдыгыз, бу сезнең тормышыгызда белемегез дәрәҗәсен исбатлаучы беренче документ. Киләчәктә мондый документлар күп булыр, тик шулай да сезне укырга- язарга өйрәткән мәктәбегезне, укытучыларны онытмагыз. Әти — әниләрегезгә игелекле балалар, дусларыгызга тугрылыклы иптәш булыгыз. Бердәмлегегезне саклагыз, еллар узгач та бергә җыелып сөйләшергә уртак сүзләрегез булсын. Тормышыгыз тау чишмәсе кебек ярсу, куйган максатларыгыз нык булсын», — дип изге теләкләрен ирештерде. Югары уку йортларына кергәндә уңышлар теләде.
Укучылар укытучыларына, әти -әниләренә булган рәхмәт хисләрен матур җырларга, биюләргә төреп бүләк иттеләр. Моңлы да, шатлыклы да иде бу көн!
-
Котлыйбыз!!! 22.06.2015

- Көлке көне! 07.06.2015
- Урманга сәяхәт көне! 06.06.2015
-
Республика көне! Балалар сабантуе1 05.06.2015

Балалар Сабантуе Яңасала авылында инде берничә ел уздырылып килә. Бу бәйрәмгә бала-чагасы гына түгел башка авыллардан да нәни кунаклар килде. Безнең Биектау урта мәктәбенең укучылары да актив катнашты. Быел да Сабантуй бик күңелле үтте,нәниләребез бик канәгать калдылар.
-
Әкиятчеләр көне! 04.06.2015

Бүген укучыларыбыз отрядлар арасында әкият көнен үткәрделәр. Алар татар, рус халкының әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Балыкчылар көне! 03.06.2015

Иртәнге аштан соң балалар кармаклар алып, Шомбыт елгасы буена төштеләр. Кайсы төркем күбрәк балык тотканын тәрбияче апалары язып бардылар.
-
Сәламәтлек көне! 02.06.2015

Икенче көнне лагерьда Сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне “Син үз сәламәтлегеңне саклыйсыңмы?” темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә каенлыкка барып төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, 3 отрядка бүлеп эстафеталар үткәрелде.
-
Лагерьның ачылу тантанасы
01.06.2015
Ниһаять, көтеп алган каникуллар да җитте. Ләкин мәктәп белән саубуллашу өчен бу сәбәп түгел. Ни өчен дисезме? Хәзер сәбәбен җиткерәм. 1 июньнән Биектау мәктәбендә "Сабантуй" лагере эшли башлады. 33 укучы шушы лагерьга ял итәргә килде. Шуны гына көткәндәй, кояш үзенең нурларын сибә, серле елмая. Һәркөн иртән тәрбиячеләр дә елмаеп каршы алгач, балаларның шатлыгы тагын да арта. 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итүче, сыйлаучы пешекче апаларына (Әхмәтҗанова Рәмзия, Гимадиева Сания, Гайфутдинова Рузалия), чиста мәктәп белән каршы алучы җыештыручыларга (Хөснуллина Гөлүсә), лагерь җитәкчесенә (Шәйхетдинова Миләүшә), бер минут та яннарыннан китмәүче тәрбиячеләргә ( Бәдретдинова Нурзия, Хәбибуллина Зөмәрә, Мингалиева Дамирә, Сабирова Лилия) бик рәхмәтле. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!
-
Уррраааа!!! Каникуууул!!! 30.05.2015

Бүгенге көннән җәйге каникуллар башланды!!!









