Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
21 нче февраль –Халыкара туган тел көне 21.02.2023

Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 нче февраль - Бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Туган телләр көне уңаеннан мәктәбебездә“Акыл-батл” уены уткәрелде.
21 февраля – Международный день родного языка
На 30-й Генеральной конференции ЮНЕСКО был провозглашен Международный день родного языка. Это произошло в ноябре 1999 года, а отмечаться он стал с февраля 2000 года. Мера, принятая мировой общественностью, призвана способствовать признанию многообразия языков и культур, свободе их проявления.
По случаю празднования дня родного языка в школе провели игру «Акыл батл»
Мне два крыла вручила не природа,
На них парю я каждый час и миг:
Одно - язык татарского народа,
Второе – русский пламенный язык.
(А. Ерикеев) -
Веселые старты среди 5-7классов 18.02.2023

-
16.02.2023

15 нче февраль - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан мәктәбебездә
“ Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Чарада укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Кичә М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
15 нче февраль – бөек татар җырчысы Илһам Шакировның да туган көне. Укучыларыбыз җырчы турында истәлекләр барладылар, җырлар тыңладылар.
-
Матросчылар 14.02.2023

Бүген мәктәбебездә Матросовчыларга багышланган сыйныф сәгате узды.Матросовчылар (Дошманның ут ноктасын күкрәге белән томалаучылар) — сугышлар вакытында, үз гомерләрен кызганмыйча, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәлак булган каһарманнар. Бүген дә районыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана. Шуларның берсе-батырлыгы туган ягына җыр булып кайткан, А.Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Бари Гани улы Шәвәлиев дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплый. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! дип юкка гына әйтмиләрдер. Әйе, аларның исемнәре тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә уелып калды.
-
11.02.2023

Поздравляем сборную команду девушек по волейболу занявшая 1-место на муниципальном эпапе "Школьная Волейбольная Лига"
-
Парламент сәгате 10.02.2023

Бүген мәктәбебездә тугызынчы- унберенче сыйныфлар арасында “Мин –Россия гражданины” дип исемләнгән тема астында парламент сәгате узды. Биредә Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы ,авыл советы депутаты Шафиков Рафаэль Рафат улы, мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы да катнашты.Ә Иң элек ике командага бүленделәр: “Депутатлар” һәм “Патриотлар” командасы. Шуннан соң ике командага да биремнәр бирелде: “Әйдәгез,танышыйк!”,”Алга”, “Серле конверт”, “Мәкальләр”, “Милли мәдәният”. “Депутатлар” һәм “Патриотлар” командасы тырышып-тырышып барлык биремнәрне төгәл үтәделәр.
Ярыш кызганнан кыза барды.Укучыларыбыз Ватан турында шигырьләр дә сөйләделәр,җырлар да җырладылар.Бәйгенең йомгаклар вакыт та җитте. Җюри әгъзалары киңәшләшеп түбәндәге йомгакны ясады.Һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде.Монда алган белемнәр киләчәктә дә ярдәмгә килер дигән өметтә калабыз. Парламент дәресләрен тарих укытучыларыбыз Гайсина Ә.К, Степанова Л.В әзерләделәр Барлык оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Созвездие-Йолдызлык -2023" 09.02.2023

7 нче февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык -2023" смотр бәйгесенең район этабы булды. Мәктәбебездән икенче сыйныф укучылары Гыззәтуллин Муса һәм Хәйруллин Сәйдәш конферанс номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
01.02.2023

В рамках недели русского языка и литературы прошел "Тотальный диктант" среди 5,6,7,8 классов.
-
Блокадалы икмәк 30.01.2023

2023 елның 18-27 гыйнварында «блокадалы икмәк» дигән хәтер акциясе уза. ... «Блокадалы икмәк» акциясе безнең мәктәпнең барлык классларында да узды.Ленинград блокадникларының батырлыгы турында хәтерне туганнарыгызга һәм якыннарыгызга тапшырыгыз. Тарихи истәлекне бергәләп саклыйк! Дөньяларыбыз тыныч, акчлык хәлләрен күрергә язмасын!
С 18 по 27 января 2023 года проходит акция памяти «Блокадный хлеб». ... Акция» Блокадный хлеб " прошла во всех классах нашей школы. Передайте память о подвиге блокадников Ленинграда родным и близким. Сохраним историческую память вместе!
-
“Студентлар белән очрашу” кичәсе 30.01.2023

27 нчы февраль көнне, мәктәбездә мәктәпне тәмамлаган укучылар, бүгенге студентлар белән очрашу үтте.Кичәбездә татар халкының онытылып бара торган уеннарының берсе “Зәлидә” уенын үткәрдек.Студентларыбыз бигрәк тә йөзек салышлы, тукмак, әби җебең чормалды,чабата уеннарын бик яратып уйнадылар.Укучыларыбыз студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр, үзләреннән дә кызыклы җаваплар алдык. Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны студент тормышы бик кызыксындыра икән. Бәйрәм онытылмаслык булып, бик күңелле үтте. Кичә шундый җылы тәэсирләр калдырды.












