Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422670,Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, с.Нижний Тимерлек, ул. Школьная, д. 5/ 422670,Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Түбән Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 5 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-81-40 |
| E-Mail: | Sntim.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Тимерлековская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Вахит Миневагизович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | Ученики-14, укучылар-14; 5 воспитанников, 5 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | Учителей-8, 8 укытучы: 1 воспитатель, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы 20.03.2019

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләргә 3 нче чирек йомгаклары, класстан тыш эшләр торышы, каникул планы, алда торган эшләр турында мәгълүмат бирелде.
-
“Без бергә” конкурсы 07.03.2019

7 марта состоялся школьный этап республиканского фестиваля-конкурса детского народного творчества «Без бергэ».
7 март конне мәктәбебездә «Без бергэ» республика фестиваль-конкурсының мәктәп этабы узды. Конкурс тубэндэге номинациялэрдэ утте: бию, халык жыры, сәнгатьле уку, халык уен кораллары, театр модасы. Мәктәп этабында беренче урын алган конкурсантлар район этабында чыгыш ясарга әзерләнәләр.
-
Районный семинар заместителей директоров по воспитательной работе/Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 06.03.2019

6 март көнне Түбән Тегермәнлек мәктәбендә “ Тәрбиядә шәхескә юнәлдерелгән алым” темасына багышланган тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып үтте. Семинар эшлекле һәм оешкан төстә үтте. Семинар эшендә сыйныфтан тыш чаралар һәм сыйныф сәгатьләре каралды. Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән “Нәрсә ул батырлык?” (Ахмадуллина Г.Г.); 6 нчы сыйныфта “Җир йөзендә йөри яланаяк Хәтер...” (Хаматзанова Р.Ф.); 8 нче сыйныфта “Мин яратам сине, Туган ягым!” (Шигапова И.А.) дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре; башлангыч сыйныфларда “Күңелле инглиз теле” (Сафиуллина И.Б.), 5 нче сыйныфта “Үзебез сайлаган юл” (Хабибуллин Р.Ф.), 7 нче сыйныфта “Спорт уеннары”(Агзямов И.Р.) дәрестән тыш эшчәнлек чаралары; “Әбиемнең күңел сандыгы” (Васикова Ф.Д.,Гайнуллина Г.Г.) дип исемләнгән әдәби чара, “Әти-әниләр белән эшләргә өйрәнәбез” (Гайнуллина Г.И.) мастер-классы югары дәрәҗәдә үтте.
6 марта в МБОУ “Нижне-Тимерлековская ООШ” прошел семинар заместителей директоров по воспитательной работе по теме “ Личностно-ориентированный подход в воспитании”. Семинар прошел в деловой и организованной форме.В рамках семинара были посещены классные часы, внеурочные занятия, внеклассное мероприятие и мастер-класс.
-
Логотип празднования 100-летия ТАССР /ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНЫҢ РӘСМИ ЛОГОТИБЫ 01.03.2019

-
МЧС хезмәткәре белән очрашу 25.02.2019

25 нче февраль көнне Түбән Тегермәнлек мәктәбендә МЧС хезмәткәре И.Ф.Каримов профилактик әңгәмә үткәрде. Яз көне бозда һәм су буйларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде.
-
21 февраль – Халыкара Туган тел коне 21.02.2019

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Әлеге уңайдан, мәктәбебездә, 21 февраль көнне “Туган телем-серле тел” исеме белән төрле чаралар уздырылды.
-
Әфганчылар белән очрашу 14.02.2019

Ел саен 14 февральдә Түбән Тегермәнлек мәктәбендә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Тубән Тегермәнлек авылыннан Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Вахит Гайнуллин ачты. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.
-
Фестиваль ГТО 04.02.2019

-
В гостях у сказки 02.02.2019

Ученики 8 класса МБОУ "Нижне-Тимерлековская ООШ" ( ВЗ "Я Мастер") были в гостях в детском саду "Шатлык " и показали сказку "Крутой поворот". Провели с малышами познавательные игры и рассказали о правилах дорожного движения. Воспитанники детского сада с удовольствием играли в игры и выполняли задания. Все остались довольны встречей.
-
Әлифба бәйрәме 01.02.2019

В МБОУ "Ниңне-ТимерлековскаяООШ" проведен праздник Букваря (Әлифба бәйрәме) . На праздник были приглашены родители, сказочные герои.
К празднику учащиеся готовились тщательно. Были инсценированы детьми сцены из сказок. В игровой форме дети выполнили орфографическое задание - постановка пропущенных букв. Разгадывали кроссворды. Дети рассказывали стихи, пели песни, танцевали.











