Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422670,Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, с.Нижний Тимерлек, ул. Школьная, д. 5/ 422670,Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Түбән Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 5 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-81-40 |
| E-Mail: | Sntim.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Тимерлековская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнуллин Вахит Миневагизович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | Ученики-14, укучылар-14; 5 воспитанников, 5 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | Учителей-8, 8 укытучы: 1 воспитатель, 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Тимерлековская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының «Түбән-Тегермәнлек төп гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57
-
Белем бәйрәме 05.09.2012

Белем бәйрәме һәр елдагыча быел да гөрләп үтте.Быел 1-сыйныфка ике укучы килде.
-
Беренче сыйыфка керүчеләргә букчалар бирү 16.08.2012

Беренче сыйныфка керүче укучыларга букчалар бирү тантанасыннан.
- Соңгы кыңгырау-2012 30.05.2012
-
Язгы каникуллар
06.04.2012
24 марттан 1 нче апрельгә кадәр укучылар ялда булдылар. Алар ял вакытында каен, нарат бөресе җыеп хәзерләү булекләренә тапшырдылар.
-
Кошлар көне
21.03.2012
Тиздән җылы яктан кошлар кайтырлар. Шушы уңайдан укучыларга сыерчык оялары ясарга һәм ояларга конкурс үткәреләчәге хәбәр ителде.
-
Әниләр бәйрәме
07.03.2012
7-март көнне мәктәптә “Әниләр бәйрәме” нә багышланган чара булып үтте.Аны сыйныф җитәкчеләре Г.Г.Ахмадуллина белән 4-сыйныф укучылары оештырды.Бәйрәм шигырьләр,җырлар белән үрелеп КВН формасында үтте.Анда “Кояшкай” һәм “Яз тамчылары” командаларына бүленеп кызлар үз көчләрен сынадылар. Бәйгедә дуслык җиңде.Бәйрәм әниләргә бик ошады
-
25 февраль яңалыклары
05.03.2012
25-февраль көнне 6-сыйныф укучысы Габдриев Булат- математикадан олимпиаданың район турын үтеп республика укучылары арасында көч сынашты.
25-февраль көнне мәктәбебездән 5 укучы “Созвездие-Йолдызлык-2012” конкурсының район турында уңышлы гына чыгыш ясадылар.Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Ягез әле егетләр 22.02.2012

22-февраль көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышлап 6-сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Шигапова Индира Амировна ) егетләр арасында “Ягез әле егетләр” бәйгесе үткәрделәр. Егетләр ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта, төгәллектә көч сынаштылар.
Ахырда “Боркет “ командасы 19:17 исәбенә җиңүче булды.Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Әлифба бәйрәме 22.02.2012

10-февраль көнне мәктәбебездә нәни беренчеләр өчен көтеп алган “Әлифба” бәйрәме булып үтте.Укучылар бәйрәмгә сыйныф җитәкчеләре Әлфия Габделхәевна белән бик тырышып әзерләнгәннәр.Алар дөрес ,матур итеп язарга,укырга өйрәнү өстенә бик зирәклек тә,тапкыр да икәннәр.Әти-әниләргә,кунакларга үз һөнәрләрен теләп күрсәттеләр.Бәйрәмнән бар да канәгать калдылар.
-
“Созвездие-2012” 31.01.2012

28 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең талантлы укучылары “Созвездие-2012” конкурсының Ямашта булып үткән зона турында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Аларның чыгышын жюри бик җылы кабул итте. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.











