МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, Переулок Больничный, дом 6 / 422650 Татарстан Республикасы Балык бистәсе райны Балык Бистәсе штп., Хастаханә тыкрыгы, 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-21-26 |
| E-Mail: | sloboda.filial@mail.ru, ilsur.sadikov@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» МКУ |
| Руководитель: | Садиков Ильсур Мансурович |
Новости отдела образования|Мәгариф бүлеге яңалыклары
Поздравляю Вас с Днем Учителя!
Опубликовано: 05.10.2016
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм. Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазифасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү.
Хөрмәтле укытучылар! Илебезгә тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле, әхлаклы һәм югары гражданлык хисенә ия яшьләр тәрбияләүдә сезнең өлешегез бик зур. Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Катлаулы хезмәтегезне намус белән башкаруыгыз, түземлегегез, балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек һәм катлаулы, абруйлы хезмәтегездә уңышлар телим.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе: Илсур Мансур улы Садыйков
К списку новостей














