• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, Переулок Больничный, дом 6 / 422650 Татарстан Республикасы Балык бистәсе райны Балык Бистәсе штп., Хастаханә тыкрыгы, 6 нчы йорт
Телефон: +7(843)-612-21-26
E-Mail: sloboda.filial@mail.ru, ilsur.sadikov@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Отдел образования Рыбно-Слободского муниципального района РТ» / ТР Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф бүлеге» МКУ
Руководитель: Садиков Ильсур Мансурович

Новости отдела образования|Мәгариф бүлеге яңалыклары

“Сәләтле балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм проект эше белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре”

Опубликовано: 18.11.2016

2016 елның 18  ноябрендә  Татарстандагы иң толерантлы авылларның берсе  “Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе” базасында  “Сәләтле балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту һәм проект эше белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре” исемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары  гөрләп үтте. Бу семинар кысаларында укучылар өчен “Гаязов укулары” муниципаль  фәнни-гамәли конференциясе   эшләде. Анда районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар фәнни докладлары белән чыгыш ясады. Алар өчен «Әхмәт Гадел иҗатының үзенчәлеге», «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк», «Әхмәт Гадел мирасы һәм хәзерге заман» дигән секцияләр эшләде. Шул ук вакытта Зур Мәшләк мәктәбе укытучылары В.Вафина, Ч.Сәхәбетдинова, А.Нуриева, Ф.Гарипова, Ф.Миңһаҗетдинова районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар күрсәтте.  Укучылар, Әхмәт Гадел (Гаязов) иҗатына багышлап, «Син яшәрсең, мең яшәрсең, сиң – шагыйрьләр солтаны» дигән әдәби-музыкаль чара да күрсәтте.

    «Гаязов укулары»на Казаннан “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Т.Ә., КДЭУдоценты, техник фәннәр кандидаты Нуруллин Р.Г., Язучылар берлеге әгъзалары ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Мостафин Ш.Ә.  кебек күренекле шәхесләрнең  кунак булып килүе нур өстенә нур өстәде.

     Соңыннан конференциядә чыгыш ясаган укучыларга Дипломнар, таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.



К списку новостей