МБОУ «Рыбно-Слободская средняя общеобразовательная школа №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы “ Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422650, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода, ул. 60-лет Октября, д. 9/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, Октябрьнең 60 еллыгы урамы, 9 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-35-09 (+7(843)-612-35-08) |
| E-Mail: | S.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2" |
| Руководитель: | Талалаева Мунира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 431 учащихся / 431 укучы |
| У нас учат: | 50 |
Новости|Яңалык
Татар теле атналыгы
Опубликовано: 26.04.2012
Балык бистәсе 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре , йола-бәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү һәм аралаша белүгә өйрәтү максатларын күздә тотып , күптөрле дәрестән тыш чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе - ел саен үткәрелеп, матур традициягә әйләнгән татар теле атналыгы.Быелгы уку елында ул 23-28нче апрель көннәрендә үтте. Бу чарада аерым укучылар гына түгел,мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Атналыкның беренче көннәреннән башлап ,тәнәфесләрдә татар музыкасы яңгырады , татарча видеофильмнар күрсәтелде.Укучылар алдан Тукай иҗатына багышлап төрле ребуслар һәм кроссвордлар төзеделәр .Ә атналык барышында аларны оста чишүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнде.Шулай ук укучылар Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурсында да бик теләп һәм актив катнаштылар. Габдулла Тукайның туган көненә багышлап , башлангыч сыйныф укучылары арасында ,шигырь уку конкурсы уздырылды. Кичәдә укучылар Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр , әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр ,Тукай сүзләренә язылган җырлар җырладылар, биеделәр .Мәктәбебездә татар теле атналыгы бик күңелле һәм җанлы төстә үтте.
Фоторепортаж:
Татар теле атналыгы







