Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Хуш, лагерь! 21.06.2015

Бүген безгә ямансу һәм моңсу. Лагерьның соңгы көне. Күпме дуслар таптык, эзләнүләр алып бардык, күп нәрсәләр белдек, туган ягыбызның матурлыгын тагын бер кат күрдек. Лагерьның һәр көне укылмаган серле китап кебек безне кызыктырып торды. Инде түземсезләнеп буранлы кыш алып киләсе кышкы лагерьны көтәбез.Хуш, лагерь!
-
Сабантуй бүген бездә 20.06.2015

Ямьле лагерь көннәрен ямьләндереп бүген бездә Сабантуй бәйрәме булды. Эй күңелле, эй кызык булды да соң ! Капчык белән сугыштык, йомырка һәм капчык белән йөгердек,чүлмәк ваттык,бүләкләр кистек,милли уеннар уйнадык. Ә иң күңеллесе Сабантуйның йөзек кашы милли көрәш булды. Чын Сабантуйлардагыча шобага салыштык. Жюри әгъзасы кем дип әйтегез әле сез? Якташыбыз, авылдашыбыз, район мәшгульлек үзәге директоры Рәсимә Әхмәтзакировна! Көрәшмичә кара син ! Тырышты, тартышты Ханов Азат , әмма беренчелекне бирмәде. Икенче урында Галимуллин Нәфис, өченче урында Ханов Рифат булды. Ә кызлар бил алышуда җанатарлар булдылар. Бәйрәм онытылмаслык булды.
-
Хәтер көне 19.06.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Хәтер көне" уздырылды. "Алар мәңге безнең хәтердә" исемле авылдаш ветераннарыбызга багышланган презентация карадык. Викторина сорауларына җавап эзләдек, төрле уеннар уйнадык. Балаларга бигрәк тә "Разведчиклар" уены ошады.
"Без" исемендәге беренче команда тапкырлыклары,җитезлекләре өчен мактауга лаек дип табылды.
"Дельфин" исемендәге икенче команда уенчылары тиз хәрәкәтләнүләре, эшне дөрес оештырулары, бердәмлекләре өчен макталды.
-
Милли уеннар 18.06.2015

Бүген милли уеннарыбызны искә төшердек. "Кабыргалы камчылар", "Без бәрәңге чәчәбез", "Аксак карга", "Чик-чирик, стоп" уеннарын яратып уйнадылар. Аларга балалар фольклоры бик ошый. Үзләре дә яңа уеннар уйлап таптылар. Иҗади эш өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылды.
-
Асфальтта рәсем ясау 17.06.2015

Асфальтта рәсем ясауның тематикасын "Мин дөньяны үземчә аңлыйм..." дип атадык. Рәсем өчен балалар урын сайладылар, чистарттылар, эскизын сыздылар. Һәрбер отряд членына эш бүлеп бирелде. Төсле акбурлар белән эшләү бик отышлы булды, чөнки иҗат эшенең эффектлылыгын арттырды.
"Су асты дөньясы", "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән проект эшләре һәркемне әсир итте.
-
"Поварята" 16.06.2015

Урра! Бүген бездә "Поварята" конкурсы! Укучылар өйләреннән "ризык" пешерергә тозлы камыр, буяулар, өстәл сервировкасы өчен кирәк булган предметлар алып килгәннәр. Ярыш ике команда арасында бик кызу барды. Милли ризыклар өстәл күрке булды. иҗади исемнәр алдылар.
Уен башланыр алдыннан һәр команда үзенең планнары белән таныштырдылар. Аннары алар проект эшен башладылар. Эш тәмамлангач, балалар проект эшен презентацияләделәр. Ике команданың да тортлары "Сюрприз", "Вкусняшка" 1 нче урынга чыкты.Иҗади эшләре өчен катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар. Көн бик күңелле үтте.
-
"Җырлы-моңлы балачак" 15.06.2015

Җыр кешене гомере буе озата бара. Кеше җырсыз яши алмый, балачак гомернең иң күңелле мизгеле. Шуңа күрә бүгенге көн җыр һәм балачакка багышланды. "Көйне таны" уены балаларга бик ошады. Ярышның җиңүчеләре Галявиева А., Гайнуллина К., Закирова Н. һәм Хасанова Л. булды
-
"Ягез әле, егетләр!" 14.06.2015

Бүген лагерьда иң мавыктыргыч һәм мөһим көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен. Егетләребез үзләренең хәрби осталыкларын күрсәттеләр. Окоп казу, граната ыргыту, сугыш кырыннан яралыларны ташу кебек ярышлар балаларның күңеленә хуш килде. Бүгенге көн патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы булды.
-
Табышмаклар кичәсе 13.06.2015

Ял һәм сәламәтләндерү лагеры.Табышмаклар кичәсе оештырдык..Ике команда арасында ярыш үткәрдек. "Без" командасы җиңүче булды. Һәр укучы актив катнашты. Молодцы!
-
"Оста куллар " бәйгесе. 11.06.2015

Ял һәм сәламәтләндерү лагеры.Текстиль өлкәсе эшчеләре көне уңаенн балалар арасында "Оста куллар" бәйгесе үткәрелде.Балалар рәсемнәр ясадылар,сөлгеләр чиктеләр,беләзекләр үрделәр,чәчәкләр бәйләделәр.Ахырдан кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.Балалар иҗат эшләреннән канәгатъ булдылар.








