Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Два Поля Арташский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Два Поля Арташ, ул.Г.Тукая, д.55 |
| Телефон: | +7(843)-624-48-73 |
| E-Mail: | DsadCub.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Два Поле Арташский детский сад «Кубэлэк» |
| Руководитель: | Валиева Лейсан Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 26 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Два Поля Арташский детский сад «Кубэлэк» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Өйрәнгәннәребез - үзебезнең иминлегебез хакына" - ата-аналар өчен ачык белем бирү эшчәнлеге (Юл йөрү кагыйдәләре буенча) 25.01.2014

Балалар бакчаларында 20 нче гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр "Юлларда иминлек кирәк" атналыгы үтеп китте. Шул уңайдан 25 нче гыйнвар көнне Ике Басу Арташ "Күбәләк" балалар бакчасында "Өйрәнгәннәребез - үзебезнең иминлегебез хакына" исеме астында ата-аналар өчен ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Белем бирү эшчәнлеге юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Балаларга юл билгеләренең күптөрлелелеге, аларның формалары , төсләре һәм алар безгә ни өчен кирәклеге аңлатылды. Белем бирү эшчәнлегендә "Кайсысы артык?", "Рәссам ялгышын тап" дидактик уеннары уйнатылды. Белем бирү эшчәнлеген "Светофор" җыры белән тәмамланды.
-
Кышкы уеннар 17.01.2014

Бигрәк шаян инде без
Тик тормыйбыз бер дә без.
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз.
Аннан сулга карыйбыз,
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыййбыз,
Ял итәргә туктыйбыз.
-
Яңа ел утлары балкый 28.12.2013

Яңа ел тамашасына Аю белән Куян адашып керде.Алар Яңа ел икәнен белмәгәннәр. Аларга ярдәмгә балалар килделәр. Матур шигырьләр, җырлар, биюләр күрсәттеләр. Кыш Бабай белән Кар кызы үзенең бүләкләрен бирделәр. Тамаша кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан ата-аналар, балалар чыршы тирәле күмәк биеделәр.
-
Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез!!! 27.12.2013

28 декабрь көнне сәг.13.00 да үткәреләчәк Яңа ел тамашасына көтеп калабыз!!!Рәхим итегез!!!
-
Кардан сыннар 27.12.2013

-
Кардан сыннар 25.12.2013

-
Кардан сыннар 25.12.2013

-
Кышкы каникул (25.12.2013-9.01.2014)
25.12.2013
1 көн (25.12.2013) - Әкият дөньясында
2 көн (26.12.2013) - Иҗади сәнгать
3 көн (27.12.2013) - Мультфильмнар
4 көн (28.12.2013) - Яңа ел тамашасы
5 көн (30.12.2013) - Китап - безнең дустыбыз
6 көн (31.12.2013) - Табышмак әйтәм - җавабын тап!
7 көн (9.01.2014) - Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!
-
Китапханәгә экскурсия 14.12.2013

Балалар белән Ике Басу Арташ авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Китапханәче "Китапны сакла!" исеме астында библиографик дәрес үткәрде. Балалар атна буе китап турында өйрәнгән белемнәрен китапханәчегә күрсәттеләр, сөйләделәр.
-
Чаңгы шуабыз!!! 10.12.2013

Кыш җиттеме дуслар белән,
Без чаңгыда шуабыз.
Трамплиннан сикерәбез,
Шатланабыз шуңа без.





