МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Пластилин үзлеген ачыклау. 12.12.2016

-
Тәрбиячеләр семинары. 12.12.2016

Бүген безнең бакчабызда тәрбиячеләр семинары булып узды.Семинарда район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гумирова Луиза Мажитовна һәм ,,Әллүки" балалар бакчасының музыка җитәкчесе ,Олы Арташ мәктәбе директоры Газизҗанова Г.В. ,башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Э.М. катнашты.Семинарны бакча мөдире .Җәләлетдинова Г.Ә. башлап җибәрде һәм ,,Карлыгач" балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырды.Тәрбияче Кәримова Г.Х. белем бирү өлкәләре интегаральләшкән танып белү-эзләнүле ,,Ярдәм кирәк булса без әзер!" дигән эшчәнлек үткәрде.Аннан соң ,,Дуслык белән көчле без!"-дип аталган күңел ачу чарасы булды.
-
Күңел ачу чарасы,,Дуслык белән көчле без!" 12.12.2016

Егылсаң торып була
Торсаң йөгереп була.
Йөгерсәң җитеп була,
Дусларың гына булсын!
-
Эшчәнлек барышында ял минуты,,Куяннар" 12.12.2016

Эшчәнлек барышында балалар магнит,пластилин,суның үзлекләрен ачыкладылар. Тәҗрибәләр ял минутлары белән чыратлашып барды. Балалар соңыннан су үзлекләре турында Бегемот дусларына схематик хат яздылар.
-
Кыш килде.
06.12.2016
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән;
Чыршы,каен,имән
Кардан чикмән кигән.
Кыш килде.бөтен җир,ап-ак карга күмелде.Канатлы дусларыбызга азык табу кыенлашты. Шуңа күрә бүген без кошлар өчен җимлекләрне элеп куйдык. Килегез кошкайлар,безнең җимлекләрдә сыйланыгыз.
-
Ана бөек исем! 28.11.2016

Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны,илгә батырлыкны
Сез бирәсез,гүзәл әниләр.
-
Җырлыйм әнием турында. 28.11.2016

Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе-изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
-
Аналар көне. 28.11.2016

,,Әниләргә багышлана дөньяда иң матур җыр!" дип аталган балалар иртәсе үткәрелде.Балалар әниләренә багышлап иң матур җырлар җырладылар,үз куллары белән ясаган чәчәкле матур бокаллар бүләк иттеләр.
-
Татар бизәкләре. 07.11.2016

Рәсем эшчәнлегендә балалар татар бизәкләрен кулланып түбәтәй бизәделәр.
-
Милли киемнәр. 03.11.2016








