МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кошларны туйдырабыз. 18.01.2016

Чыпчык белән песнәк килде
Кичә куйган җимлеккә.
Әллә кышка сөенәләр,
Әллә инде җим күпкә.
Чыркылдашып сыйландылар,
Канатлар кага-кага.
Көн дә килегез, кошкайлар,
Онытмам җим салырга.
-
Күнегүләр ясыйбыз. 15.01.2016

Балаларның хәрәкәт активлыгын, тизлек, җитезлек үстерү, балаларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан физкультура эшчәнлеге вакытында төрле уеннар, күнегүләр эшлибез.
-
Физкультура эшчәнлеге. 15.01.2016

-
Агачларга җимлекләр элдек. 14.01.2016

-
Кошлар, килегез!!! 14.01.2016

Чыршы, каен, миләш агачларына җимлекләрне элеп куйдык. Аларга көнбагыш, ипи валчыклары салып куйдык. Кошкайлар, килегез, рәхәтләнеп безнең сыйдан авыз итегез.
-
Балалар ярдәм итә. 14.01.2016

Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкы көннәрдә
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Шушы салкын кышларда,
Бу сөекле кошларга.
Балалар ярдәм итә,
Рәхәт, тыныч кышларга.
Җим сибәләр аларга.
Җимлек ясый балалар.
Шатланышып кошкайлар,
Җимлекләргә киләләр.
-
Транспорт төрләре. 14.01.2016

Балалар белән бүген транспорт төрләрен кабатладык. Икегә бөкләнгән турыпочмаклардан автобуслар, йөк машиналары, трамвайлар кисергә өйрәтү, юл йөрү турындагы белемнәрне баету, транспортта, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан кисеп ябыштыру эшчәнлегендә транспорт төрләрен кисеп ябыштырдылар.
-
Без кар көрибез. 13.01.2016

Кышкы озын яллар вакытында балалар үзләренең әтиләре белән бергә агач көрәкләр ясап килделәр.Һәзер көн саен саф һавага чыгып рәхәтләнеп кар көриләр. Бер яктан - сәламәтлеккә дәва булса, икенчедән хезмәт күнекмәләре дә алалар.
Без инде хәзер зурлар
Көрәкләр алдык кулга.
Яуган карны көрәрбез,
Рәхәтләнеп уйнарбыз.
-
Без - шоферлар. 13.01.2016

Бу атна эчендә "Юлларда иминлек кирәк" темасы буенча эшлибез. Урамга чыккач балалар кар ташучы "КАМАЗ" машиналары булып кар ташып уйнадылар.
-
Математика эшчәнлеге. 12.01.2016

Математика эшчәнлегендә геометрик фигураларны төрле әйберләргә әйләндереп ясау.




