Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Рәсем конкурсы. 17.10.2023

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген Абдулла Алишның тууына 115 ел тууга багышланган рәсем конкурсы булды. Укучылар Абдулла Алишның әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 16.10.2023

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Методик берләшмә җитәкчесе Алисә Тәльгатовна укучыларны атналык тәртибе белән таныштырды. Атналык барышында матур язу конкурсы, Фәнис Яруллин һәм Роберт Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйләү, мастер-класслар, ярминкә, рәсем конкурсы, фотокүргәзмә, шахмат ярышлары, китап күргәзмәсе, викториналар оештырылачак. Барлык укучыларның да актив катнашуын көтеп калабыз.
-
Республиканский семинар 13.10.2023

Сегодня в Сабинском муниципальном районе прошел Республиканский семинар "Формирование современной образовательной среды как необходимое условие повышения качества образования". Здесь наша школа представила экспозицию центра "Точка роста". Ученик 7 класса Мухутдинов Айзат продемонстрировал защиту проекта "Автоматическая корзина". Учитель химии выступила по теме "Определение качества мыло различных марок".
-
5нче октябрь-Укытучылар көне! 05.10.2023

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез-
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
-
1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне! 01.10.2023

1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан олы яшьтәге ветеран укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп калабыз. Сезнең барыгызга да гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның күңел җылысын тоеп үткәрергә язсын! Бәйрәмегез белән сезне!
-
"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." 30.09.2023

"Укытучылар һәм остазлар елы" уңаеннан 30 сентябрь көнне мәктәбебездә очрашу кичәсе булды. Кичәдә шушы мәктәптә төрле елларда эшләгән ветеран укытучыларыбыз һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәребез катнашты. Очрашу "Өлкәннәр көне"нә һәм якынлашып килүче "Укытучылар көне"нә туры китереп үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар.
-
Табигать сакчылары белән очрашу. 25.09.2023

Бүген мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче укучылар белән очрашуга Хайруллин Марат Магфурович килгән иде. Түгәрәк өстәл артында сөләшү вакытында ул укучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде, урманчы һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы эш икәнен аңлатып китте.
-
Мәктәп урманчылыгы. 23.09.2023

Бүген мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче 6нчы сыйныф укучылары көзге урман табигатен өйрәнү, кошларны күзәтү максаты белән урманга экскурсиягә чыктылар. Чара дәвамында балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ала алдылар.
-
Табигатькә сәяхәт. 23.09.2023

7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мөхетдинова Алия Рафаэль кызы җитәкчелегендә табигатьне күзәтү, үсемлекләр дөньясы, туган ягыбыздагы сулыклар белән танышу, табигатькә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан экскурсиягә чыктылар. Чара барышында балалар урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп киттеләр.
-
"Юнармия" слеты. 15.09.2023

2023 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Юнармия» Слеты узды. Анда Саба муниципаль районы яшьармиячеләре җыелды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары А.К.Садиков катнашты. Хәрәкәт активистларына Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Мәктәбебездән делегат булып 10 сыйныф укучылары Минһаҗев Данияр һәм Хөсәенова Диләрә катнашты.












