МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
«Тукай бәйрәме»
Опубликовано: 21.04.2016Апрель ае җитү белән, бөтен дөнья шау чәчәккә күмелә һәм иң мөһим бәйрәм-бөек шагыйребез, татар халкының сөекле улы Габдулла Тукай туган көн билгеләнеп үтелә.Ә быел тагын да мөһимрәк дата- Тукай тууга 130 еллык каршы алдык. Мәктәбебездә уку белән беррәттән тәрбияви мәдәни чараларга да зур игътибар бирелә. Нәкъ шул фикерне дәлилләп, 21 апрель көнне без, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары мәктәбебез күләмендә Тукай туган көнне бәйрәм иттек:укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Ә 5нче а класс укучылары “Исемдә калганнар” әсәрен сәхнәләштерделәр, аларны зал көчле алкышларга күмде, шулай итеп, мәктәбебеәдәге 1-11 сыйныфлар Тукай абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән дә якыннан таныштылар. Кичә ахырында мәктәбебезнең директоры Ләйсән Ракиповна һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Шаһинуровна укучыларга урыннар билгеләделәр, дипломнар тапшырдылар. Шулай ук һәркемгә сертификат бирелде. Тукаебызга багышланган кичәдән сон, әлеге шигырь юллары искә төште:
Халык моңы синен җырың булды
Халык күңеле-синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр,шагыйрь, гомерең.
К списку новостей













