МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Сәләтле балалар мәктәбендә «Тукай бәйрәме» үтте
Опубликовано: 21.04.2016
Апрель ае җитү белән бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез, татар халкының сөекле улы Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтә. Әлеге дата уңаеннан Сәләтле балалар мәктәбендә дә аерым план буенча төрле чаралар үткәрелде.
21 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбенең 1-10 сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатына багышланган республикакүләм бердәм дәрес үтте. Дәреснең беренче өлешендә 5 сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган театраль күренеш тәкъдим иттеләр, ә икенче өлештә Габдулла Тукайның һәм Г.Тукайга багышлап иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча конкурс үткәрелде. Бердәм дәрестә шулай ук Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 – 4 сыйныфлар арасында:
1 урын – Зиннурова Сөмбел
2 урын – Таҗиева Ясминә
3 урын – Валиева Мәрьям
5 – 10 сыйныфлар арасында:
1 урын – Арикеева Гөлүсә, Галимова Илсинә
2 урын – Муллахметов Радик, Валиева Камилә
3 урын – Хасаншин Салават, Хурамшин Әмир
К списку новостей













