МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Хезмәт төбе – хөрмәт.
Опубликовано: 05.10.2016
5 нче октябрь, Укытучылар көне, һәр елны район күләмендә дә билгеләп үтелә. Иң зур чара булып мәдәният йортында уздырыла торган Укытучылар көненә багышланган тантана санала. Быел да бәйрәм укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Район башлыгы Р.Н.Миннеханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Әлеге күңелле мизгелләрне безнең Сәләтле балалар мәктәбе укытучылырына да татырга насыйп булды. Менә алар:
* Балаларны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен мәктәбебез директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
* Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен технология укытучысы Вәлиева Резеда Рахматулловнага Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы исеме бирелде.
* Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен информатика укытучысы Гаптерахимов Рәсим Тәсним улы Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
* Яшь буынга белем һәм тәрбия өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Нургалиев Ирек Мөдәрис улы Саба муниципаль районы мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде
* “Кояшкай” сәламәтләндерү һәм ял итү лагеренда укучыларның җәйге ялын
нәтиҗәле итеп оештыруга үз өлешен керткән өчен директор урынбасары Каримуллина Валентина Эрнстовна Саба муниципаль районы мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Укытучылабызыны әлеге уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, якты көннәр теләп калабыз.
К списку новостей













