МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Юбилеегыз белән!!!
Опубликовано: 30.03.2017
Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Сания Вагыйз кызының 55 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Галимҗанова Сания Вагыйз кызы олы хөрмәткә лаек шәхес. Ул үзенең тормышын балалар белән бәйли: 13 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли һәм шуннан соң бүгенге көнгә кадәр татар теле, әдәбияты фәнен укыта. Аның төп максаты: ана теле, әдәбияты аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару. Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар.
Галимҗанова Сания Вагыйз кызы тырыш хезмәте дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республикакуләм олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгәне өчен дистәгә якын мактау грамотасы белән бүләкләнә. Талантлы яшьләрне барлау максатыннан оештырылган “Мәгариф”милли проекты лауреаты әзерләгәне өчен РФ Президентының Рәхмәт хатына лаек була. Сания Вагыйз кызы Саба районы мәгариф бүлегенең күп санлы грамота һәм рәхмәт хатлары иясе, шулай ук ул Саба муниципаль районы администрациясенең Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнгән. Ә аның иң зур казанышы - 2009 елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы.
Әйе, аның мәктәбе, яраткан фәне, укучылары бар. Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе - укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бу уку елында гына да республика күләмендә Сания Вагыйз кызы укучылары татар теле Һәм әдәбияты фәннәреннән 8 призлы урын алдылар!
Аны хөрмәт итеп, котларга дип, Мәгариф идарәсе Профсоюз комитеты рәисе Шәмсевәлиева А.М., 2005 елгы чыгарылыш сыйныфы укучылары, күп еллар буе Саба Гимназиясендә бергә эшләгән хезмәттәшләре, 8 Б сыйныфы укучыларының әти-әниләре килгән иде. Без дә үз чиратыбызда мәктәп администрациясе һәм барлык хезмәттәшләре исеменнән аны Туган көне белән котлыйбыз! Гаилә тынычлыгы, тигезлек, сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк телибез!
Юллар кебек озын гомер Сезгә,
Кайгы җиле башка тимәсен!
Заман кыраулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!
К списку новостей













