• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: 2-saba@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей"
Руководитель: Давлетшин Нияз Ильгизович
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 187 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә

Опубликовано: 14.04.2017

     Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде.  Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән мәктәпнең үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә. Укучыларны яшьтән сәламәтлеген сакларга, аның кадерен белергә өйрәтү – безнең бурыч.
    Сәләтле балалар мәктәбендә укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеген саклау проблемасы һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Укучыларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, тематик айлыклар, класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар, спорт түгәрәкләре үткәрүнең балаларның сәламәтлеген ныгытуда уңай нәтиҗәләр бирүенә без инандык. Укытучылар һәрвакытта ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торалар.
     Укучыларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан, 14 апрель көнне 5 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашында "Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә " дип аталган ярыш - кичә үткәрелде.
    Спорт бәйрәме барлык катнашучыларның да физзарядка ясавы белән башланып китте. Алга таба командалар үзләрен җитезлектә сынадылар,  төрле табышмак-сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чара укучыларның матур биюләре белән үрелеп барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Адреналин” командасы “Здорово жить” командасыннан берничә очкога өстен чыгып, I урын яулады. Ике команда да мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.



К списку новостей