МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Өлкәннәргә ярдәм ит!
Опубликовано: 22.04.2017
Изге күңелле, мәрхәмәтле кешене шәфкатьлелек бизи. Шәфкатьлелек ул бәхетле булырга да җирлек тудыра. Кеше эшне яратырга һәм тырышып ахырына җиткереп эшләп бетерергә тиеш, үзе өчен генә түгел башкалар өчен дә эшләсә, шунда гына кеше шәфкатьле һәм бәхетле була.
Сәләтле балалар мәктәбенең төп максатларының берсе - укучыларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен мәктәбебездә ярдәмгә мохтаҗ әби - бабайларга тимурчылык эше оештырылган. Укучылар ярдәмгә мохтаҗларга булышалар, өлкән буын кешеләре турында кайгырталар, алар балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар.
17 апрель көнне 5 сыйныф укучылары, тәрбиячеләре Ганиева Әнисә Илгиз кызы белән берлектә, Байлар Сабасының Комарова урамында ялгызы гомер кичерүче Мәүлин Габделбәр Габделмәүлин улы янында булып, хәл-әхвәлен белеп кайттылар. Укучылар ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, йорт тирәсендәге эшләрдә ярдәм иттеләр. Сугыш чоры баласы буларак, Габделбәр абый үз тормышындагы онытылмаслык вакыйгаларны сөйләде, укучыларга теләкләрен җиткерде.
Мондый чаралар укучыларда чын кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Игелеклелек кылып кемнедер шатландыруыбыз белән үзебез дә сөенечле хисләр кичереп, күңел канәгатьләнүе алдык. Димәк, игелекле эшләрне тагын да күбрәк эшләргә, өлкән яшьтәге мохтаҗ әби-бабаларыбызга ихтирамлы, игътибарлы, миһербанлы булырга тиешбез.
К списку новостей













