МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Сәләтле балалар мәктәбе – Грант иясе!
Опубликовано: 15.06.2017Саба районының Сәләтле балалар мәктәбе укучылары , аларның укытучылары, хәтта әти-әниләре һәм мәктәп үзе дә һәрдаим төрле конкурс, грантларда актив катнаша. Әле күптән түгел генә республикабызның сәләтле балалар өчен булган интернат тибындагы уку йортлары арасында Республикакүләм Грант оту буенча конкурс игълан ителде. Узган уку елында Сәләтле балалар мәктәбе әлеге конкурста катнашып, 1 млн 500 мең сум грантка ия булды. 2016- 2017 нче уку елында мәктәп фән олимпиадаларында район күләмендә 102, республикада 32, Халыкара олимпиадаларда 3 призлы урын яулаган иде. Шушы күрсәткечләрнең барысын республика эксперт комиссиясе баллар куеп бәяләгән һәм рейтинг төзегән. Әлеге рейтингта Саба районының Сәләтле балалар мәктәбе бишенче урында тора һәм ул 2 млн. 100 мең сум күләмендә Грант оту бәхетенә ия! Бу уңыш – укучыларның, укытучыларның һәм әти-әниләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шушы дәрәҗәләрен югалтмыйча, матур эшләргә язсын дигән теләктә калабыз!
К списку новостей













