МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Асылташалар” сынатмады!!!
Опубликовано: 26.01.201826 гыйнвар көнне безнең мәктәп укучылары ТНВ телевизион каналында баручы “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар. Әлеге уенда мәктәбебезнең 6-7 сыйныф укучыларыннан торган “Асылташ” командасы – Ганиев Язнур, Галиуллина Ясминә, Хуҗина Гүзәл –катнашты. Алар белән Әтнә районыннан килгән команда көч сынашты. Бәйге 3 турдан гыйбарәт иде. 1нче турда укучылар башкалабыз мәчетләре турында булган белемнәрен күрсәттеләр. 2нче турда катнашучыларга 60 секунд эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. 3нче тур ике өлештән торды. Беренче бирем: экранда бирелгән күренекле шәхесне тану һәм аның турында мәгълүмат бирү, икенчесе – грамматик: бирелгән сүзтезмәләрдә төшеп калган хәрефләрне язу. Барлык бәйгеләр нәтиҗәсе буенча безнең мәктәп командасы 30 балл белән беренче урын яулады, ә инде көндәш “Әтнә варислары”командасы 28 баллга ия булды. Уен бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Укучылар уз белемнәрен күрсәтеп мәктәп данын якладылар. ТНВ каналы уенчыларга истәлекле бүләкләрләр тапшырды. Укучыларга алдагы укуларында уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз. Шулай ук аерым рәхмәтне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Сания Вәгыйзовнага да җиткерәбез.
К списку новостей













