МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Светофорда кунакта”
Опубликовано: 27.01.2018
27 гыйнвар көнне мәктәбебезнең 1-6 сыйныф укучылары район мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры тарафыннан куелган “Светофорда кунакта” исемле спектакльне карадылар. Тамаша башланганчы укучылар алдында район ЮХИДИ инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы чыгыш ясады. Ул тамашачыларны юлда йөргәндә сак булырга, кагыйдәләрне бозмаска чакырды.
“Светофорда кунакта” спектакле бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Әлеге тамаша барышында укучылар, куяннар белән берлектә, тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен искә төшерделәр. Артистлар белән тамашачылар арасында барган әңгәмә дә дустанә рухта булды. Мондый чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
К списку новостей













