МБОУ "Средняя общеобразовательная школа-интернат с углубленным изучением отдельных предметов для одаренных детей" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | 2-saba@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ - интернат для одаренных детей" |
| Руководитель: | Давлетшин Нияз Ильгизович |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 187 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
“Шигырь сөйлим туган телемдә”
Опубликовано: 02.02.2018
2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итә. Әлеге бәйрәм Сәләтле балалар мәктәбендә дә төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Быел Туган тел көненә багышланган чараларның тәүгесе 2 гыйнварда “Шигырь сөйлим туган телемдә” исеме астында узды. 5 сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Тимергали кызы белән берлектә, бик матур һәм эчтәлекле шигырь бәйрәме оештырдылар. Әлеге сыйныфтан тыш чараның төп максаты булып укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү тора.
Кичә барышында укучылар Габдулла Тукай әкиятләрен, Х.Туфан, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Э.Мөэминова, Г.Гыйльмановларның туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Тамашачыларга телләр турында кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Шулай ук чарада яңгыраган курай моңы да күңелләргә үтеп керде. Шигырь бәйрәме халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Гомумән алганда, Туган тел көне уңаеннан үткәрелгән бу чараның укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда, тәрбияви яктан әһәмияте бик зур булды.
К списку новостей













